Балалар республика клиник хастаханәсе һәм Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) нейрохирурглары баш сөяге төбендә зур шеше булган балага уникаль операция ясаган. Шеш баланың күзләре начар күрә башлауга китергән, дип яза “Челнинские известия”.
Тәҗрибәле табиблар алдынгы технологияләр һәм инновацион ысуллар ярдәмендә шешне алуга ирешкән. Уникаль очрак бу, чөнки мондый зур шеш балаларда сирәк очрый.
Хәзер бала операциядән соң савыгып килә инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat