Һәрберебезнең дә өендә киелми торган иске киемнәр, тотылмый торган савыт-саба, тузган яки кирәксез булган көнкүреш әйберләре бар. Аларны бервакыт кирәге чыгар әле, дип пакетларга, тартмаларга тутырып, шкафларның иң эченә үк яшереп куябыз. Тик аларны саклап ятудан бер мәгънә дә юк. Бу, бердән, өйне кирәкмәгән чүп-чар белән тутыру булса, икенчедән, финанска һәм сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Ә кирәкмәгәннән ничек котылырга соң? Без шул хакта белештек.
Барлык белән юклык чиге
Язманы әзерләгәндә, авылда яшәүчеләр белән дә шактый аралашырга туры килде. Аларның күпчелеге иске киемнәрен яндыруларын, мохтаҗларга тапшыруларын әйтте. Әйтик, Арчада яшәүче Фәнизә Гарипова: «Гадәттә бик таушалганнарны, кеше алдына киеп булмаганын яндырабыз. Нәкъ шушы эшләр өчен генә авылда махсус мич тотабыз. Балаларның кечерәйгән, яхшы хәлдәге киемнәрен туган-тумачага өләшәбез. Үскәч үзләренә күрсәтергә дип, истәлек итеп саклаганнары да бар», – ди.
Кукмара районының Бакчасарай авылында яшәүче Чулпан Һадиева фикеренчә, авыл йортындагы кирәксез кием-салымның күпчелеге – кемнәрдәндер калган киемнәр.
– Авыл йортындагы киемнең яртысы – «киярсез, мал карарга ярый ул» дип шәһәрдән алып кайткан туганнарның киеме. Әйтерсең, без сарайга чыккан саен кием алыштырабыз. Шуннан соң аларны урнаштыру башлана инде. Синтетика булмаганнары чүпрәк-чапракка, көндәлек эшләргә тотыла. Ә менә яхшы хәлдәге киемнәрне ни алай тотарга, ни ташларга кул бармый. Җыелып тора инде. Кайберләрен мичтә яндырабыз. Ягарга ярамый, диләр дә, ләкин һаман җыеп, исраф итеп тә булмый. Үзебезнең генә дә элгечтә әллә ничә куртка эленеп тора, аның күпмесендер кеше биргән. Кукмараның үзендә җыялар дип беләм. Ләкин, анда да җыелып ята, диләр. Казанда, бәлки, мохтаҗларга тизрәк барып ирешер иде дә, тик безнең илтеп йөрергә мөмкинлек юк, – диде ул.
Чыннан да, бу яктан караганда шәһәрдә яшәүчеләргә күпкә уңайлырак, чөнки иске әйбердән котылуның төрле вариантлары бар. Күптәннән кимәгән яки кечерәйгән бала киемнәрен туганнарга бирергә яки мохтаҗларга тапшырырга мөмкин. Сездән арткан, әмма мохтаҗ кешеләргә барып җитсен өчен төрле кабул итү пунктлары, оешмалар эшли. Шулай ук киемнәрне мәчетләргә, чиркәүләргә дә биреп була. Ә менә картлар һәм балалар йортларында бары тик яңа киемнәрне кабул итәләр.
Артык киемнәрен һәрдаим мохтаҗларга тапшырып баручылар өчен Казанда иң популяр урын ул – «Приют человека» мохтаҗларга бушлай ярдәм пункты. Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов әйтүенчә, биредә кием-салым, бозылмый торган продуктлар, төрле көнкүреш кирәк-яраклары кабул ителә. Бигрәк тә хатын-кыз, ир-ат киемнәрен теләп кабул итәләр.
– Авыр тормыш хәлендә калган кешеләр күп. Бездә «бомж»лар гына киенә дип уйлау дөрес түгел. Йорт-җирсез калучылар 30 процент чамасы гына, нигездә, яклаучысыз, ялгыз пенсионерлар килә, – ди ул.
Икенче тормыш
Гардеробны чистартуның тагын бер юлы – кибетләргә эшкәртүгә тапшыру. Казанның берничә сәүдә үзәгендә һәм Лаеш районында кулланышта булган киемнәр, урын-җир комплектлары, сөлгеләр кабул итүче кибетләр бар. Лаеш районының Усад авылындагы «Благо дарим» хәйрия фонды җитәкчесе Алсу Шәрифуллина сүзләренчә, оешма кием-салым җыю, аларны эшкәртү һәм аннан соң авыр тормыш шартларында калган кешеләргә тапшыру белән шөгыльләнә. Оешманың товар тапшыру пункты төп бинада урнашкан. Моннан тыш, тартмалар Казанның эре сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Шулай ук билгеле бер күләмдә җыелган товарларны волонтерлар зур булмаган түләү шарты белән өйдән дә алып китә ала.
– Безнең проектның төп максаты – кемгәдер кирәксез булган әйберләрне икенче берәүләр өчен файдалы итү, – ди Алсу Шәрифуллина. – Без теләсә нинди хәлдәге кием-салым, аяк киеме, шәхси гигиена әйберләре, урын-җир, балалар уенчыклары, ризыклар кабул итәбез. Җыелган барлык кием-салымны сортларга аерып, дезинфекциялибез һәм өч төргә бүләбез. «Бирка»лы яңа киемнәр арзан хакка социаль секонд-хендларда сатыла. Аннан кергән акча чыгымнарны капларга һәм мохтаҗлар файдасына тотыла. Яхшы хәлдәге киемнәрне мохтаҗларга таратабыз. Башка текстильне, әйтик, урын-җирләрне эшкәртер өчен заводларга юллыйбыз. Шунысы мөһим: безгә мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең ярдәмгә мохтаҗ булуларын дәлилләргә тиеш.
«ЭкоЛогично Казан» хәрәкәте волонтерлары ярдәме белән оешкан кабул итү пунктларында да икенчел чимал һәм кием-салым тапшырып була. Волонтер Фәридә Газимова сүзләренчә, акция кысасында яхшы киемне эшкәртергә бирергә мөмкин, алар «Беренче адым», «Благо Дарим» хәйрия фондларына һәм «Свалка» проектына тапшырыла.
– Без һәр айның соңгы якшәмбесендә «Урам» паркы янындагы мәйданчыкта халыктан икенчел чимал (зур булмаган техника һәм электроника, металл, алюминий, фольга, ручка һәм фломастерлар, каты пластик, макулатура һ.б.) җыябыз. Әйтик, 25 августта узган чарада 1247 кг икенче чимал җыйдык. 266 кеше килде, – диде ул.
Казанда иске киемнәрне һәм икенче чималны кабул итү урыннары
- «Мега» сәүдә үзәгендә ике контейнер.
- «Декатлон» сәүдә үзәкләрендәге (Ибраһимов, 54 һәм Родина, 51 адреслары буенча урнашкан) контейнерлар.
- Аз керемле кешеләргә ярдәм үзәге (Четаев, 50).
- «Леруа Мерлен» кибетләрендәге (Оренбург тракты, 174 һәм Залесная, 150а адреслары буенча урнашкан) контейнерлар.
- «Горки ПАРК» сәүдә үзәгендәге контейнер
- «Мегастрой» кибетендәге контейнер.
- «Гаилә» мәчете.
Мәрхүмнәрнең киемнәрен нишләтергә?
Рөстәм Ясәвиев, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы:
– Аллаһы Тәгалә өч нәрсәне яратмый: буш сүзне, мал-мөлкәтне әрәм итүне, күп сораулар биргәнне. Мөселман кеше үлгәннән соң нинди генә мал-мөлкәте калса да, алар варисларныкы булып санала. Һәм варислар алар белән үзләре теләгәнчә кулланырга мөмкин. Теләсә, үзе кия, бүләк итә яки сәдака итеп бирә ала. Бүген мәетләрнең киемнәренә бераз чирканып карау дигән нәрсә бар шул. Шуңа күрә, үзләре кимәгән очракта, кайдадыр череп, тузып ятканчы, мохтаҗларга тапшыру хәерлерәк булыр. Бәлки ул мәрхүм кешегә дә әҗер-савап булып барыр.
Иске кием… ис чыгара
Тәҗрибәле психолог Илүзә Әминова белән киелми яткан киемнәрнең энергетикасы турында сөйләштек.
– Йорттагы артык предметлардан, киелми торган киемнәрдән, кулланылмый, искергән көнкүреш әйберләрдән арыну ни дәрәҗәдә мөһим? Аларны җыеп яту тормышның кайсы өлкәләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин?
– Без нәрсә генә сатып алсак та, һәркайсы үз артыннан энергия йөртә. Ә кулланылмый торган әйберләр урынында энергиянең тоткарлануы барлыкка килә һәм ул «начар ис» чыгара башлый. Әйберләрдән рәхәт күңел белән котылмау финанс мәсьәләсенә һәм сәламәтлеккә зур йогынты ясый. Шуңа күрә йорттагы еш авырулар да шуңа бәйле булырга мөмкин. Кайбер кешеләр әйберләрне унар, хәтта егермешәр ел саклый. Әгәр без алардан котылсак, энергия йөреше башлана һәм яңа әйберләр килә.
– Бу эшне никадәр еш башкарырга кирәк? Һәм, бәлки, мондый төр генераль чистаруны билгеле бер көннәрдә башкару кирәктер?
– Генераль чистарту елга бер тапкыр – язын ясалса яхшы. Көзен дә булса, тагын да яхшырак. Бу вакытта көнкүрештә кулланыла торган барлык юнәлешләргә дә күз салып чыгу мөһим. Әгәр киемне елга бер тапкыр да киеп карамаганбыз икән, аннан котылырга яки икенче тормыш бирү турында уйларга тиешбез. Төгәл вакытка килгәндә, мин астрология көннәренә бик туры китерү яклы түгел. Миңа калса, һәр кеше бу эшне үзенә уңайлы вакытта эшләсә яхшы.
– Кемнәрдер кигән киемнәрдә хуҗаның энергетикасы саклана, дип, аларны чит кешегә бирмәү яклы. Мондый очракларда нишләргә?
– Чыннан, кием кешенең энергетикасын исендә калдыра. Бу очракта тоз энергетиканы нейтральләштерә. Киемне тозлы суда юып алганнан соң сыйфатын югалтмаган һәм кеше аны кими икән, мохтаҗларга яки ниндидер фондларга тапшырырга мөмкин. Нигә әле без әйберне исраф итәргә тиеш? Шәхсән үзем киемнәрне кешеләргә бирергә тырышам.
– Кулланылмый торган кием-салым, башка предметлар белән авыр аерылышу артында нәрсә ятарга мөмкин?
– Кешенең теге яки бу әйбер белән авыр аерылышуның өч сәбәбе булырга мөмкин. Без күп вакыт балачактагы тормыш сценарийларына бәйләнеп яшибез. Шуңа күрә беренче сәбәбе кешенең кайчандыр бик мохтаҗ тормышта яшәвенә бәйле булырга мөмкин. «Ә бәлки кабат шундый тормыш килер?» – дип уйлый ул. Икенчедән, ул әйберләр аңа кадерле, кемнеңдер төсе булуы бар. Өченчедән, исраф итүдән куркып, әйбергә бик нык сакчыл караш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat