Татарлар борын-борыннан хәрби орышларда беркайчан да сынатмаган. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең 1813–1814 еллардагы чит илләргә булган походларында бабаларыбызның яу кырларында күрсәткән батырлыклары тагын да ачыклана төште. Сәбәбе: галим Хәлим Абдуллин, студент елларыннан бирле өйрәнгән, курс, диплом эшләре язылган темасын киңәйтеп, шул хакта китап тәкъдим итте.
Безнең авыл егете
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына шул җәһәттән конференциягә баргач, гадәттәгечә, китапны кулга төшердем дә актарына башладым. Китап даими гаскәрләр турындагы бүлектән башлана. Иң элек шундагы исемлекнең 6 кешедән генә торганына сәерсендем. Башымнан, бик аз кеше ачыкланган икән, дигән уй да сызылып үтте. Ныклабрак карасам, аларның бишесе Яшел Үзән районы авылларыннан, берсе Кайбычтан булып чыкты. Күрше авыллар. Ник болай икән, дигән сорауга да шундук җавап табылды. Бүген Яшел Үзән составында булган бу авыллар элек Чуашстанның Чүл өязенә кергәннәр. Чуаш галимнәре әлеге чор турында инде күптән өйрәнгәннәр булса кирәк һәм исемлекне татар галимнәренә «бүләк иткәннәр», күрәсең. Мине дулкынландырганы тагын шул булды: сугышчыларның берсе Яшел Үзән районындагы мин туып-үскән Айдар авылыннан.
Мортазин Вәлит Мортаза улы, 1790 елгы, Чүл өязе Айдар авылында (бүгенге Яшел Үзән районы) туган. 1806 елда хезмәткә алынган. 1812 елда бомбардир вазыйфасында Витебск, Смоленск шәһәрләре, Бородино, Тарутино, Малоярославец, Красное авыллары янында французларга каршы сугышкан. 1813 елда Варшава, Силезия, Саксониядә походларда булган. Хәрби хезмәттән 1823 елда азат ителә. Изге Георгий ордены билгесе һәм 1812 елгы сугыш истәлегенә чыгарылган көмеш медаль белән бүләкләнә.
Дөрес, китапта аның исеме Вилит дип язылган. Калган якташларның да исемнәре «ватылган»: Кайбыч районы Чүти авылыннан Бикчуров Биклиет (1791 елгы), Яшел Үзән районы Тугай авылыннан Абдюшев Салемат Абдюшевич (1775), Бакырчыдан – Бикбов Биктар Бикбович (1773), Акъегеттән Мостафин Христин (1791), Халдиразов Калиш (1786).
Иң шатландырганы шул булды: китап авторы әйтүенчә, Вәлит Мортазинның туган авылында, ягъни Айдарда һәйкәл салырга тулы хокук бар. 2007 елдан Россиядә «Ватан геройлары көне» яңадан торгызылды. Россия империясе вакытында бу көнне, ягъни 9 декабрьдә, Изге Георгий ордены һәм аның билгесе белән бүләкләнгән ветераннарны данлаганнар. Хәзер исә аларга Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының өч дәрәҗәсенә лаеклы каһарманнар да кушыла. Шушы көннәрдә Хәлим Абдуллин Вәлит Мортазин һәм Биктар Бикбов кебек олы дәүләт билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга истәлек билгесен ачу турында кирәкле документлар җыю һәм рәсми органнарга хатлар язу белән мәшгуль. Бу эшнең әһәмияте республикабызда 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан бер генә татарга да һәйкәл булмавы белән дә актуальләшә. 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми указы да моңа бер этәргеч булыр дип ышанып калабыз.
«1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә» медале
Димәк, эзләнү эшләрен дәвам иттерергә кирәк дигән сүз бу. Кем белә, бәлки Вәлит Мортазинның нәселе дә ачыкланыр. Ничек кенә булмасын, авыл халкы өчен бу горурлык та, тарих төпкеленә төшеп, тамырларны барлау да.
Рекрутлар
Тамырларны барлау дигәннән, моның өчен җае да чыгып кына тора. Нәкъ менә хәрби тарих буенча истәлекле даталарга бик бай бу ел. Рус армиясенең чит илләргә походлары тәмамлануга – 210 ел, Рус-япон сугышының башлануына – 120 ел, Беренче бөтендөнья сугышы башлануга – 110 ел һәм башкалар. Татарлар башка милләт халыклары белән беррәттән бу сугышларда батырларча сугышкан. Петр I җитәкчелек иткән чорда бабаларыбыз даими армиягә дә, флотка да хезмәткә, ягъни рекрутлыкка алына башлаганнар. 1772 елдан башлап, марилар, мордвалар һәм татарлар хәрби хезмәткә рекрут буларак китә башлаган. Дистә еллар буена Үзәк Россия һәм Идел буенда ислам дине тотучылар арасыннан бары тик татарлар гына рекрут хезмәтенә алынган. Хәлим Абдуллинның тикшеренү эшләрендә Уралда яшәүче татарлар, Кырым, Польша – Литва татарлары кебек этнотөркемнәр дә искә алынган. Наполеон гвардиясе составында хезмәт иткән милләттәшләребез дә читтә калмаган.
Казан һәм Нократ губерналары ополчениеләренең җәяүле һәм атлы сугышчылары. (1812-1813 еллар)
Татар җайдаклары шулай ук Төньяк (1700–1721) һәм Җидееллык (1756–1765) сугышта батырларча сугышкан, Бородино орышында (1812) һәм Парижны алганда катнашкан. Татар диңгезчеләре Севастопольне саклаганда (1854–1855) батырлык күрсәткән, Беренче бөтендөнья, Рус-япон сугышларында да сер бирмәгән. Күрсәткән батырлыклары өчен йөзләрчә татар солдатлары һәм матрослар Изге Георгий ордены билгесе белән бүләкләнгән, татар офицерлары һәм генераллары орденнарга лаек булган, чиннар бирелгән, нәселле дворянлык статусын алганнар.
Татар Углан полкының унтер-офицеры. 1818 һәм 1819 еллар
Милләте күрсәтелмәгән
Китап авторы әйтүенчә, милләттәшләребезне ачыклауда тагын бер күренеш кыенлыклар китереп чыгарган. Әлеге чорда даими армиядә хезмәт итүче түбән чиннарның милләте күрсәтелмәгән. Югыйсә, Россия империясендә яшәүче төрле милләт халкының вәкилләре бу сугышта күпләп катнашкан. Шулай итеп, исем-фамилияләре руслар белән тәңгәл булу сәбәпле, мордва, чуаш, мари һәм башкалар «эреп югалган». Татарларга бу уңайдан «бәхет елмайган» дисәк тә була.
Татар Углан полкында офицер һәм солдат баш киемнәре. 1808-1811 еллар
Ни кызганыч, конференциядә әйтелгәнчә, фән дөньясында алда әйтеп үтелгән истәлекле даталар әллә ни билгеләп үтелмәде кебек. Ә шул ук вакытта татарларның батырлыгын император Александр I үзе бәяләгән. Бүген Мәскәүдә Тарихи мәчет буларак билгеле булган иман йортын төзергә рөхсәт бирүе дә татарларның сугыш кырларындагы батырлыкларына бәйле дигән фикер яши.
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов әйтүенчә, Хәлим Абдуллинның бу тикшеренүләре – әле зур эшнең башы гына. Алда галимнәрне «сөрелмәгән чирәм җир» көтә.
Император гвардиясендә Литва татарлары. 1813 ел
Китапның фәнни мөхәррире, авторның остазы, тарих фәннәре кандидаты Гөлшат Мостафина да шундый фикердә. Казан дәүләт педагогия университетын, шунда ук аспирантураны тәмамлаган шәкертенең шундый зур ачышлар ясавына залда аннан да күбрәк сөенгән кеше булмагандыр, мөгаен. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, бу – авторның беренче китабы гына түгел. Моңа кадәр археология институтында эшләгәндә дә, аннан Тарих институтына күчкәч тә, ул шактый ачышлар ясаган, аларны китапка туплап, укучыларына җиткерә алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat