Ноябрь ае үзгәрешләре турында

* Торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүне компенсацияләүдән баш тарту очраклары сирәгәячәк. Хөкүмәт түләүне рәсмиләштерү тәртибен ачыграк итеп билгеләгән. Мәгълүм булганча, компенсация инвалидлар, авыл мәктәпләре укытучылары, «чернобыльчеләр» кебек ташламалардан файдаланучылар категорияләренә бирелә. Хәзер «квартплата»ны вакытында түләмәүчеләр генә  компенсациядән коры калачак. Аны рәсмиләштерелгәндә бурыч турында мәгълүматлар торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасыннан алыначак.

* Социаль челтәрләрдә язылучысы 10 меңнән артып киткән пабликлар, гавами каналлар хуҗалары 1 ноябрьдән «Роскомнадзор»га үзләре һәм каналлары турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы, Роскомнадзор сайты аша, шулай ук социаль челтәрләрдәге чат-бот ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Канал реестрга кертелгәннән соң сәхифәдә махсус билге һәм уникаль сылтама (аңа кереп, каналның, чыннан да, реестрда икәнлеген белергә мөмкин) урнаштырылачак.

* Криптовалюта «чыгару» законлаштырыла. Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр Салым федераль хезмәтенең махсус исемлегендә теркәлгәннән соң гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукына ия булачак. Шулай ук гади кешеләр дә рәсми төстә криптовалюта «чыгару» хокукы ала. Мондыйларны исемлеккә кертү таләп ителми. Ләкин алар энергия куллану лимитына сыешырга тиеш булачак.

* Банклар, әйтик, салым һәм штрафлар, балалар түгәрәкләре, секцияләр өчен дәүләт органнарына җәһәт түләүләр системасы (СБП) аша түләүчеләрдән комиссия алмый башлаячак.

* 1 ноябрьдән аена 100 мең сум акчаны комиссиясез күчерү электрон кошелеклар белән эш итүчеләргә дә кагылачак.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү