Сырхауга чик. «Больничный» бирү тәртибенә үзгәрешләр кертмәкчеләр

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы «больничный» бирү тәртибенә үзгәрешләр кертмәкче. Ул гамәлгә керә калса, ел дәвамында авырырга «рөхсәт ителгән» көннәр саны кыскарачак. Төгәлрәк әйтсәк, ярты ел эчендә кеше дүрт тапкыр «больничный»га чыккан булса, бишенче тапкырында инде аны, күп дигәндә, өч көнгә генә ачачаклар. Бу тәкъдим хуплау таба калса, ул киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керер дип көтелә.

Әлегә исә ел дәвамында алып булган «больничный» күләме чикләнмәгән. Табиб аны, күп дигәндә, 15 көнгә кадәр ача ала. Озайту-озайтмауны исә табиб комиссиясе хәл итәргә тиеш. Аның карары нигезендә «больничный» 12 айга кадәр озайтыла ала. Әмма бер шарт белән: һәр 15 көн саен табибка күренеп торасы булачак. Хастаханәгә ятарга кирәк булса, «больничный» әнә шул чорга бирелә, өйгә чыккач тернәкләнү өчен тагын ун көнгә озайтыла ала. Шифаханәдә дәваланган өчен исә 24 көнгә кадәр «больничный» тиеш.

Илнең сәламәтлек саклау министрлыгы, гамәлдәге тәртипкә үзгәрешләр кертеп, киләсе елдан «больничный» бирүне катлауландырырга җыена. Проект авторлары моны чарасыздан кертелгән тәкъдим дип атый. «Хәзер ел дәвамында алып булган «больничный» саны чикләнмәгән. Күпләр әнә шуннан явызларча файдалана да инде. Кирәксә-кирәкмәсә, ел дәвамында әллә ничә тапкыр «больничный» рәсмиләштерүчеләр күп. Шуңа күрә бу өлкәгә үзгәрешләр кертмичә булмый», – диелә проектка аңлатма язуында.

Ул гамәлгә керә калса, ярты ел эчендә кеше дүрт тапкыр «больничный»га чыккан булса, бишенче тапкырында инде аны, күп дигәндә, өч көнгә генә ачачаклар. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле кешегә өч көн генә җитмәсә, аның «больничный» кәгазен табиб комиссиясендә карап тикшергәч кенә озайтачаклар.

Яңа тәкъдимдә искәрмәләр дә бар, билгеле. Бу кагыйдә моңа кадәр якын кешесен (авыру баласын, туганын) дәвалау, тернәкләндерү узу өчен «больничный» алган кешеләргә кагылмый. Әлеге яңалык гипертония, шикәр чире, яман шеш, ВИЧ, туберкулез, гепатит, психик тайпылышлары булган кешеләрне дә читләп үтәчәк.

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галимуллина бу тәкъдимне хуплый. Бәхеткә, үзенең авырулары арасында «больничный»га чыгуны гадәткә кертүчеләр юк икән.

– Әлеге үзгәреш гамәлгә керсә, күпләр «больничный» алуга җаваплырак карар, көнен юкка әрәм итмичә, яхшылап дәваланыр иде. Юкса кайберәүләр «больничный» ачарга да өлгерми, өч көннән аны яптырырга килеп җитә. Ике көннән, хәлем авырайды дип, кабат килә, – дип табиб.

Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ел башыннан бирле Татарстанда 470 230 кешегә бер миллионнан артык «больничный» түләнгән. Әлеге максатка барлыгы 11 миллиард сумнан артыграк акча тотылган.

Билгеле булганча, «больничный» кәгазьләре 2022 елдан бирле электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Аның беренче өч көне өчен – эш бирүче, калган көннәре өчен Социаль фонд түли. Дәвалау оешмасына барып, «больничный»ны япкач һәм эш бирүче Социаль фонд идарәсенә кирәкле мәгълүматларны җибәргәч, кешегә ун көн эчендә акча күчәргә тиеш. Кеше «больничный» кәгазе турындагы бөтен мәгълүматны (аны кайчан ачу, озайту, ябулары. – Ред.) Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битендә таба ала.

 

«Больничный» күләме

(алдагы ике елда алынган уртача хезмәт хакына һәм иминият стажына бәйле):

–  эш стажы 5 елдан азрак булса – уртача хезмәт хакының 60 проценты (көнгә күп дигәндә – 2 423,83 сум);

– эш стажы 5–8 ел булса – уртача хезмәт хакының 80 проценты (көнгә – 3 231,78 сум);

– эш стажы 8 елдан артса ­– уртача хезмәт хакының 100 проценты (әмма көнгә 4 039,73 сумнан да артмаска тиеш);

– эш стажы юк яки ул алты айдан азрак икән – айлык минималь хезмәт хакы күләменнән дә артмаска тиеш.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү