БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Мәскәүдә 5 баллык давыл вакытында дүрт кеше зыян күргән. Шулар арасында 16 яшьлек кыз да бар.
Көчле җил аркасында аның башына агач төшкән. Баш мие җиңелчә тетрәнүдә шикләнеп, кыз баланы хастаханәгә озатканнар. Башкалага килгән давыл күп кенә агачларны аударган һәм машиналарга зыян китергән. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, җил тизлеге 25 м/с ка җиткән, ә явым-төшем күләме айлык норманың 40 процентын тәшкил иткән. Хәзерге вакытта Мәскәүдә давыл акрынлап кими бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» документаль нәфис фильмын төшерә башладылар. Кинокартинада күренекле татар шагыйрәсенең язмышы гына түгел, ә «Татнефть» тарафыннан төбәкнең әдәби мирасын саклауга юнәлдерелгән заманча проектлар да чагылдырылачак. Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган проект Компания грантына тормышка ашырыла.
Махсус хәрби операция ветераны, өч бала әнисе, Мамадыш районының халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Алия Мөбарәкшина белән әңгәмә.
Бәрәңге быел суда гына утырды, шуңа черекләре бик күп. Беренче аралауда күренми калганнары икенчесенә ләшпәеп төшә. Шуңа күрә, базга салганчы дип, берничә кат тикшереп чыгарга туры килә. Сайланганнарын көлдә әүшәләп алам, шулай итсәң, төрле авыруларга бирешми, диләр.
Быел бездә тәмлерәк ашата башладылар. Әти-әниләр мәктәп ризыгы турында әнә шулай ди. Табынга шашлыгы да, итле шарчыклар, төрле запеканкалар да менгән чөнки. Бу инде ботка тәлинкә төбендә калмый дигән сүзме? Менюда ниләр үзгәргән? Төшке аш күпмегә төшә? «ВТ» хәбәрчесе мәктәп ашханәләрендәге хәлләрне белеште.
Булдыра алганча булышабыз! Район-авылларда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю дәвам итә. Мәктәп укучыларыннан алып өлкәннәргә кадәр ил сагындагы егетләргә җибәргән һәр әйберне кул җылысына төрәләр.
Өйдә түгел, гаражда «яши» дисәң дә була аның турында. Азнакай районының Әгер авылында гомер итүче Нәсыйх Миннегалиев буш вакытын әнә шул үз почмагында үткәрә. Әллә ниләр уйлап табу осталыгын авыл халкы да белә. Дүрт елда дүрт техника ясаган ул. Тракторларына карагач, кибетнеке түгелме соңмы бу, дигән шик тә туа. Булса булыр икән алтын куллар!
Берничә ел элек ясалма фәһем (ЯФ) сүзен ишеткәч, күпләрнең күз алдына роботлар яки фантастик фильмнардагы акыллы машиналар килә иде. Бүген исә ул көндәлек тормышның гадәти бер өлешенә, эш коралына әверелеп бара.
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә халыкчанлыгы белән аерылып тора. Эчендәге тышында аның. Репертуарындагы җырлары да үзе кебек тормышчан, күңелгә ятышлы. Җырчы өчен бу ел юбилейларга бай, һәм бәйрәмен ул тамашачысы белән бергә уздырырга җыена.
Социаль челтәрләрдә #ГордимсяНижнекамском флешмобы старт алды. Татарстан халкы Түбән Камага һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү ниятеннән җылылык һәм горурлык сүзләре белән сугарылган видеороликлар яздыра.
Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстан башкаласына Казан зооботаника бакчасы өчен жирафлар төялгән йөк самолеты очачак.
Фикер өстәү
Фикерегез