БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
РОСБИОТЕХ университетының диетология кафедрасы мөдире «Газета.ru» интернет-басмасына мандариннарның файдасы һәм куркынычы турында сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, хәтта бәйрәм көннәрендә дә олы кешегә тәүлегенә 4-5 мандариннан да артык ашарга ярамый. Мандаринны артык күп ашау ашказаны белән проблемалар һәм аллергия чыгарырга мөмкин. Яңа ел җиләк-җимешенең файдалы якларына килгәндә, аның составында иммунитетны, күз сәламәтлеген һәм тирене ныгыту өчен кирәкле С, A, B6 һәм E витаминнары бар. Шулай ук мандариннар антиоксидантларга бай, бу исә картаю процессын акрынайтырга ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге тәмле җиләк-җимеш кан әйләнешен дә яхшырта. Хәтта мандаринның кабыгы да файда китерә ала. Анда булган эфир майлары нерв системасын тынычландыра, шуңа мандарин кабыгын чәйгә өстәргә була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Баш әйләнүгә бит ою өстәлсә, авыз ачып сүз әйтеп булмый башласа, бу хәл инсультка күрсәтә. Мондый очракта кешене ашыгыч төстә хастаханәгә озату таләп ителә. Невролог Кристина Назарова «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Сусадым, иҗат турында сөйләшәсем килә». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин әңгәмә корырга дип килгәч шундый теләген белдерде.
Бу тормышта яшәү дәвамында без төрле кешеләр белән аралашабыз: дуслашабыз, гаилә корабыз, уртак проектлар башлап җибәрәбез, бурычка бирәбез яки алабыз, ерак юлга бергә чыгарга туры килгәли…
Авылдашлары аны яратып та, үз итеп тә төрле исем белән атыйлар... Ул – «безнең бабай» да, «Әлмәндәр бабай» да, «Гаделша аксакалы» да...
Моннан кырык-илле ел элек «тере тавыш» дисәләр, кем әйтмешли, бот чабып көлерләр, үле тавыш та буламыни, диярләр иде. Чөнки әлеге гыйбарәнең барлыкка килүе узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында булды кебек.
Безнең буын бигрәк тә беркатлы булган инде. Кемнәр, нәрсә дип кенә алдамаган, нәрсә дип кенә ышандырмаганнар безне. Якты киләчәккә – коммунизмга өметләнүдән башлап, көндәлектә әллә ниткән ырым-шырымнар белән куркытканнар да, тыңлатканнар да. Әле кайбер өлкәннәрнең шаян сүзләрен дә чынга алып, ихластан курка идек бит.
Оныклардан калышасы түгел. Республикада узган компьютер ярышында катнашучы әби-бабайлар әнә шулай ди. Аларның иң өлкәненә 84 яшь. Җиңүчегә 23–26 июньдә Рязаньда узачак илкүләм чемпионатта республика данын якларга туры киләчәк.
Укучыларыбыз арасында дуслыкка кагылышлы сораштыру уздырдык.
«Минем сезгә язмышымны сөйлим килә. Рөхсәт итәрсезме?» Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Илсинә Хөснетдинова белән танышуыбыз менә шулай башланып китте. Сынаулар каршында баш имәгән бу хатын-кыз бүген дә яшәү өчен көрәшә. Тормышның һәр мизгелен тирәнрәк аңлый башлаган, авыр чирне җиңәргә дип үз-үзенә сүз биргән, авылын, эшен бик яраткан гап-гади авыл кызы ул.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова рәсми МАКС каналында Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның уртак фотосын урнаштырды.
Фикер өстәү
Фикерегез