Апас районының Әлмәндәр авылында гомер итүче Диләфрүз һәм Шәрифҗан Хөснетдиновларның бергә яшәүләренә 70 ел тулган. Шәрифҗан абыйга – 93, Диләфрүз апага 91 яшь. Өлкәннәр бик матур картлык кичерә. Уллары Әгъзам һәм киленнәре Резедә тәрбиясендә яши алар. Өлкәннәрнең бәхет сере нидә? Бу хакта алар белән 40 ел бергә гомер итүче киленнәре Резедә апа сөйләде.
– Әти белән әниле йорт – бәхетле йорт ул. Без эшкә чыгып киттек, ә алар йорт йозагы булдылар. Балалар үстергәндә дә ярдәмнәре зур булды. Әле дә миңа булышам дип кенә торалар, – ди Резеда апа.
Ул – күрше урам кызы. Заманында мәктәпне бетереп тегүчелеккә укып, Казанда биш ел эшли. Тик кечкенәдән бер-берсен яраткан ярлар гаилә корырга, төп нигезгә кайтырга карар кыла. Бүген Әгъзам абый белән Резеда апа 2 ул үстереп, 4 онык сөяләр.
– Әти-әнием дә, әбием дә өлкәннәрне хөрмәтләп яшәргә өйрәтте. Тормышта төрле хәлләр булгандыр. Әмма без кычкырышып яшәмәдек. Бер-беребезне аңлый идек. Ирем гомере буе юлда, машина йөртүче булып эшли. Шуңа да әти-әни янында күбрәк мин булдым. Иремә рәхмәт: тормышның иминлеген ул саклады. Миңа карата җылы мөнәсәбәттә булды, – ди Резеда апа. – Балалар бакчасында эшләп пенсиягә чыктым. Ялда булгач, әти белән әнигә вакытында әзерләп ашатам, аларны тәрбияләргә тырышам. Иремнең тагын биш туганы бар. Дүрт малай, ике кыз алар. Төп йорт булгач, әти белән әни янына алар да еш кайта. Туганнар җыелгач та рәхәт. Кайвакыт 32 шәр кеше булабыз.
Шәрифҗан абый – сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары ун яшь кенә була.
– Мин әнинең төп ярдәмчесе булдым. Әни арбаны арттан этсә, мин аны алдан тарта идем. Олылар урман кисте, без агачны ат белән ташыдык, – дип искә ала ул.
Ул 32 ел тимерчелектә эшләгән, 16 ел машина йөрткән, тегермән һавасы сулаган. Авылда мәчет булсын өчен күп көч куйган ул. Ә Резеда апаның әтисе моннан 12 ел элек вафат булган, әнисенең арабыздан киткәненә бер ел икән.
– Мин кияүгә чыкканда әби дә исән иде әле. Әти белән әнине сагынып яннарына киләм. Бер сәгать булуга, әби: «Бар, кызым, кайт, сине югалтканнардыр», – дияр иде. Тәрбия шундый булган. Ирнең әти-әнисенә, туганнарына хөрмәт белән карап яшәдек. Дөрес эшләгәнбез, дим. Татулыкка ни җитә соң?! Үзебезнең дә улларыбыз өйләнде. Без – балаларга үрнәк, – ди Резедә апа. – Әти белән әнигә карап сокланам мин. Үз-үзләрен йөртәләр, бернигә зарланмыйлар. Матур, тигез гомер кичерәләр. 70 ел бергә яшәү – үзе бәхет. Әти әнине гомере буе кадерләп яшәтте. Әле дә бик яратып кына тора. Әни бераз авырса да, гел хәлен җиңеләйтмәкче. Үзе, шөкер, хәрәкәттә. Бакчада эшли, гел ярдәм итә. Кыш айларын яратмый ул, өйдә утыра алмый. Җәен рәхәт, ул урамнан керми дә. Элек мин эштә чакта әни ашарга әзерләп көтеп торыр иде. Хәзер инде олыгайганнарын аңлыйм: пешә күрмәсеннәр дип, ризыкны үзем әзерлим. Бик рәхмәтлеләр инде. Үзләренең җылы сүзләрен кызганмыйлар, гел әйтеп торалар. Бер генә теләк: үз акылларында, үз аякларында булсыннар. Алар барыбызга да бик кадерле. Әти-әни дип өзелеп торучы, сагынып кайтучы балалары бар. Яшәсеннәр әле. Дөнья матур, дөнья киң!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat