Россиядә шәхси клиникаларга, күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карап, йолдыз бирә башлаячаклар.
Билгеле булганча, бүген мондый тәртип кунакханәләр системасында кулланыла. Шәхси клиникаларга гадел бәяне җәмәгатьчелек вәкилләре, Росздравнадзор һәм Роспотребнадзор белгечләре бирәчәк, дип яза «Известия» басмасы. Бу – шәхси медицина оешмалары эшенә бәйле халыктан килеп ирешкән шикаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәк, ди яңалыкны уйлап табучылар. Статистика мәгълүматларына караганда, узган елның тугыз аенда гына да мондый «зар хатлары» 15,5 процентка артып, 13,8 меңгә җиткән. Хәзерге вакытта илдә 73,5 мең шәхси клиника бар. Шул ук вакытта, дәүләт медицина оешмалары саны 26,3 мең чамасы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat