– Җимеш агачларын корткычлардан саклау өчен үсентегә дә, сәламәтлеккә дә зыян салмый торган нәрсә кулланырга мөмкин?
Сания Закирова. Балык Бистәсе
Сорауга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирде.
- Агач кайрысы яки бөреләре астында яшеренеп ята торган корткычларны бөреләр ачылганчы юк итү ягын карарга кирәк. Юкса алар сәламәт үсентеләрне дә зарарлый башлаячак. Гомумән, бөреләр ачылгач, аларга каршы көрәшү бик авырга туры килә. Корткычларны юк итү өчен составында вазелин мае булган препаратлар – «Профилактин Лайт», «Препарат 30 Плюс» кулланырга киңәш ителә. Препарат, кайры яки бөре буенча агып төшеп, бөҗәкләргә эләгә һәм аларны кислородтан мәхрүм итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat