Беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә башлады: нәрсә үзгәрде?

Башланды! Быел баласы мәктәпкә укырга керәсе ата-аналар өчен узып бара торган атна аеруча кызу булды. 1 апрельдән беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Яшерен-батырын түгел: авылларда бу көн шактый тыныч уза. Шәһәрләрдә исә елдагыча ыгы-зыгы булып ала. Быел «ВТ» хәбәрчесенә шуның эчендә кайнап алырга туры килде.

 

Чираттан башлана

Баласы мәктәпкә укырга керәсе ата-ана бу көнгә рухи яктан ел башында ук әзерләнә башлый. Мәктәпкә гариза тапшырыр көн әле бик еракта кебек тоелса да, аңа әзерлеккә бәйле мәшәкатьләр һич кенә дә тынычланырга ирек бирми. Мәктәп сайлау, анда эләгеп булырмы-юкмы, дип баш вату, әзерлек дәресләренә йөрү, балаларга белем бирәчәк укытучылар турында азмы-күпме мәгълүмат туплый башлау… Берсе дә бер көндә генә эшләнә торган эшләр түгел икән…

Шөкер, укырга керергә теләгән мәктәбебезне бала тууга ук сайлап куйдык, дисәм дә, арттыру булмас. Яңа төзелгән, барлык уңайлыклар да бар. Иң мөһиме – яшәгән йортыбыздан кул сузымы гына ераклыкта. Анда эләгүчеләр дә хәттин ашкан. Мәктәпкә гариза тапшырыр вакыт җиткәндә биредә чын мәхшәр булып ала. Әле дә хәтердә: моннан өч ел элек 1 апрельгә каршы төндә ата-аналар биредә бөтенләй төн кунган иде. Һәркемнең беренче керәсе килә. Мәктәп әйләнәсендә җыелган сөлге буе чиратта торучылар исә ахырда этеш-төртешеп кенә калмады, кул күтәрүчеләр дә булды. Мәктәпкә эләгергә теләүчеләр бихисап, ә сыйныфларда урыннар чикле. Шөкер, соңгы өч елда шәһәр янында берничә яңа мәктәп ачылды. Чират сизелерлек кимеде. Әмма ел саен 1 апрель алдыннан мәктәп ишеге төбен саклау гадәте шул килеш калды.

 

 

Язып баралар

Без дә шулай эшләдек, билгеле. Беренче сыйныфка укырга керергә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырып була иде. Анысын да эшләдек, гаризаны мәктәпкә барып кулдан да бирәсе иттек. Сәгать иртәнге 7 дә чиратта торучылар 100 кешедән артып киткән инде. Иң беренче булып торган ханым иртәнге сәгать дүрттә үк килеп баскан. Алдагы еллардагы хәлләрне истә тотып, быел чиратны махсус исемлеккә теркәп барганнар. Кирәк булса, кулда кәгазь бар. Шуңа булса кирәк, тавыш чыгаручы, бәхәс куптаручы күренмәде.

Беренче баласы инде шушы мәктәптә укыган кешеләр дә чиратта бик күп. Югыйсә закон нигезендә аларны бу мәктәпкә иң беренчеләрдән булып алалар. Әмма алар да гаризаны мәктәпкә барып язуны өстенрәк күргән.

– Иртән иртүк Дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрдем. Әмма хәзер интернетка ышаныч юк. Мошенниклар турында ишетеп торабыз. Шуңа күрә кулдан кулга тапшырсам, күңел тынычрак булачак. Олысын укырга керткәндә дә шулай эшләдем. Портал аша гаризаң барып җитмәсә, ярык тагарак янында калырсың, – ди мәктәп янында ук урнашкан йортта яшәүче Гөлфия Шакирова.

Гариза тапшырган көнне кич белән Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битемә «балагыз мәктәпкә кабул ителде, гаризагыз теркәлде» дигән хәбәр килде. Хәзер ахыргы карар чыкканны көтәсе кала.

 

Үзгәреш юк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, киләсе уку елында республикада 50 меңләп бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларны кабул итүнең беренче этабы 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда абый-апалары шушы мәктәптә укыган, ташламалары булган һәм теркәлү урыны буенча шушы мәктәпкә караган балаларның әти-әнисеннән гаризалар кабул ителә. Аларның исемлеге чыккач, 5 июльгә кадәр мәктәпләр 1 сыйныфка буш урыннар калганмы-юкмы икәнлекне хәбәр итәргә тиеш. Ник дигәндә, 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәктәпкә кабул итүнең икенче этабы башлана.  Бу чорда инде теркәлү урыны буенча әлеге мәктәпкә карамаган кешеләрдән гаризалар кабул ителәчәк. Шул рәвешле мәктәпләрдә балаларны 1 сыйныфка кабул итү тәртибе үзгәрешсез кала.

 

1 сыйныфка гариза тапшырдыгызмы?

Алинә Гафурова, ике бала анасы (Казанның 186 нчы лицеена гариза язган):

– Быел төпчек улыбыз укырга бара. 1 апрель көнне олысы укыган лицейга гариза тапшырып кайттык. Ниһаять, анда да тәртип урнашкан икән дип кайттым. Олы улым моннан дүрт ел элек укырга керде. Ул елны 1 апрель көнне мәктәп янында чын мәгънәсендә мәхшәр иде. Шунда дүрт-биш сәгать чират торып, туңып, чирләп беткән идек. Быел чират тиз барды, этеш-төртеш, сугышлар да булмады. Балалар саны кимегәне дә сизелә. Шул ук 2021 елда безнең мәктәптә һәркайсында 30–33 бала укыган 15 беренче сыйныф иде. Быел, күп дигәндә, сигез беренче сыйныф җыябыз, бер сыйныфтагы балалар саны да 25 тән артмаячак, дип ышандырдылар.

Юлия Сираҗетдинова, бер бала анасы (Казанның 133 нче мәктәбенә гариза тапшырган):

– Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына тапшырдым, мәктәпкә барып йөрмәдем. Иң гаҗәпкә калдырганы: гариза язган көнне кич белән порталдагы шәхси битемә «Улыгыз беренче сыйныфка кабул ителде, котлыйбыз! Сезне мәктәптә көтәбез», – дигән хат килеп төште. Шулай тиз булыр дип уйламаган идем, шаккаттым. Минем белән бер вакытта гариза язган башка ата-аналарга да шундый хат килгән икән. Башка елларда алай булмаган, мондый хат соңрак килгән, диләр.

Гөлия Шәймәрданова, өч бала анасы (Питрәч районының Тау Иле авылы):

– Быел өченче балам укырга керәчәк. Ләкин гаризаны язмаган әле. Өлгерербез, борчылмыйм. Бездә шәһәрдәге кебек ыгы-зыгы юк бит. Авылыбызда 11 еллык мәктәп эшли. Быел шунда дүрт бала укырга керәчәк. Мәктәпкә эләкмичә калабыз дип куркасы юк. Кайберәүләр балаларын күршедәге Ленино-Кокушкино авылына укырга йөртергә җыена. Анда рус мәктәбе. Ә безнең татар мәктәбендә укытасыбыз килә. Шуңа үзебезнең мәктәпне сайладык.

 

Башта теленә карыйлар

Ә менә мигрант балалары өчен быелдан башлап таләпләр, киресенчә, катгыйлана. Хәзер аларга бездәге мәктәпләргә укырга керү өчен җиде кат иләк аша узарга туры киләчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, мигрант балаларына укырга керер алдыннан махсус тест узып, сорауларның 90 процентына дөрес җавап бирергә туры киләчәк.

Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 3,5 мең чит ил гражданы белем ала. Узган ел 468 мигрант баласы укырга кергән. Быелдан башлап исә алар рус телен белгән очракта гына кабул ителәчәкләр.

– Беренче класска укырга кергәнче иң элек баланың рус телен җитәрлек дәрәҗәдә беләме-юкмы икәнлеге тикшереләчәк. Бала икенче сыйныфка керергә җыена икән, алдан аның шушы сыйныф программасын үзләштерер дәрәҗәдә тел беләме-юкмы икәнлеге ачыкланачак. Хәтта 11 сыйныфтагы мигрант балаларына да шундый ук таләп гамәлдә булачак, – дип ачыклык кертте Рәмис Мөҗипов журналистлар белән очрашуда.

Шул рәвешле мигрант гаиләсе иң элек мәктәпкә тиешле документларны илтеп бирергә тиеш була. Башта мәктәп биш көн дәвамында кирәкле документларның бармы-юкмы икәнлеген тикшерә. Аннары тагын 25 көн эчендә аларның дөреслеген тикшерәчәк. Бар да тәртиптә булса, баланы тест узарга җибәрәчәкләр. Моның өчен республика күләмендә 77 пункт эшләячәк. Аларның күбесе мигрантлар күпләп яшәгән җирләрдә – Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә урнашачак.

– Бу тест дәүләт йомгак аттестациясен (ГИА) хәтерләтә. Беренче класска укырга керергә теләгән мигрант балалары аны телдән, зурраклары телдән һәм язып тапшырырга тиеш булачак, – ди Рәмис Мөҗипов.

Имтихан вакытында, аңлашыла инде, телефон, шпаргалка куллану тыела. Тотсалар, тест тапшырылмаган булып саналачак. Мигрант балалар өчен беренче тестны 30 апрельдә уздырырга җыеналар. Укырга керә алсын өчен бала тест сорауларының 90 процентына дөрес җавап бирергә тиеш. Сынауны уза алмаса, балага телне камил белгәнче тырышасы булачак. Министрлык аларга бу эштә дә ярдәм итмәкче. Татарстанда мигрант балалары өчен өч айлык рус телен өйрәнү курсларын оештырмакчылар. Ул түләүле булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү