Нинди дару үләннәре җыеп калырга? Фирая Захарова киңәшләре

Дару – аяк астында. Күбебез теге яки бу чирдән шифаны дарудан түгел, нәкъ менә дару үләннәреннән таба. Май ае исә шифалы үләннәрне җыеп, әзерләп кую өчен иң яхшы ай санала. Майда нинди дару үләннәре җыярга кирәк? Аларны ничек киптерергә?

40 елдан артык дару үләннәре җыючы Фирая Захарова шул хакта сөйләде.

Нинди дару үләннәре җыеп калырга?

Күкебаш (медуница). Аны ашарга да, киптереп тә эчәргә ярый. Ул үпкәгә файдалы, канны чистарта. Гомумән, дару үләннәренең сары чәчәге бавыр, бөерләргә файдалы. Зәңгәр, кызыл чәчәкләр исә үпкәләргә шифалы санала.

Кычыткан. Яшь килеш файдалырак. Аннан аш пешерергә мөмкин, чәйгә кушсаң да була. Ул канны чистарта. Кычытканда кремний дигән матдә күп. Ул, үз чиратында, бөерләргә, күзләргә файдалы, сулыш юлларын ача. Әмма кан тамырлары авырулары булган кешеләргә кычыткан белән мавыгырга ярамый, чөнки ул канны куерта.

Әче әрем. Әле аның яңа үсеп кенә килгән чагы. Бу чорда әче әремнән шифалы май әзерләп куярга кирәк. Моның өчен банкага әрем тутырабыз да өстенә исле үсемлек мае агызабыз. Ике атна төнәткәч, әлеге майны хондроз, протрузия, буын авырларыннан интеккән кешеләр куллана ала. Егылганда компресс ясарга да шәп ул. Әлеге майны бер-ике атна дәвамында көн саен 1 чәй кашыгы эчсәң дә яхшы. Ул канны чистарта, яман шештән саклый.

Сарут (пырей). Әле ул чәчәк атмаган, шуңа тамырларының иң көчле чагы. Ә ул буыннарга, бөердә таш булганда, ютәл борчыганда ярдәм итә, канны да сыеклата. Моның өчен сарут тамырын өстенә кайнар су коеп төнәтергә кирәк.

Тузганак. Аның чәчәге генә түгел, яфрагы, сабагына кадәр файдалы. Аларны салатка турап яки кыздырып ашарга була.

Бака яфрагы үләнен чәй кебек төнәтеп эчәргә киңәш итәм. Аның ашказанына, канга шифасы зур.

Каен, карлыган, кура җиләге яфрагын да җыеп, киптереп калырга кирәк. Алар сидек юлларына файдалы.

 

Дару үләннәрен ничек киптерергә?

  1. Кибәргә куелган үләннәрне кояшта тотарга ярамый. Аны бераз үтәли җилле урында, саф һавада киптерергә кирәк. Үлән киптерү өчен иң яхшы урын – чорма.
  2. Ромашка, мәтрүшкәләрне, каен яфрагын бәйләм итеп җыеп элеп киптерсәң яхшы.
  3. Үлән тамырлары кояшта яхшы кибә.
  4. Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерергә кирәк. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлаячак. Бер-ике көннән аны икенче ягын әйләндереп тә киптерәсе була.
  5. Һәр төр үләнне аерым киптерергә кирәк. Киптергәч, аның нинди үлән икәнлеген, кайчан җыелганлыгын язып куярга да онытмагыз.
  6. Кипкән үлән озаклап тузан җыеп ятарга да тиеш түгел. Шуңа күрә аны кибүгә үк җыеп куярга кирәк.

 

Сак бул!

– Йөкле хатыннарга, 5 яше тулмаган кечкенә балаларга үләннәр белән дәваланырга ярамый.

– Хроник чирләрдән интеккән кешеләр дә сак булсын иде.

– Гөмбәләр кебек үк, дару үләннәре арасында да бер-берсенә охшаш үсемлекләр күп. Әйтик, түндербашны балтырган белән бутап була. Шуңа күрә дару үләннәрен җыйганда бик игътибарлы булырга кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү