Җәй челләсез булмый. Чамадан тыш эссе көннәрдә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Казандагы Тимер юлчылар хастаханәсенең югары категорияле табиб-терапевты Ләйсән Шәйхуллина белән шул хакта сөйләштек.
– Җәйге челләдә кемнәргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк?
– Югары температура кеше организмына бик начар тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары булган кешеләр мондый көннәрне аеруча авыр уздыра. Өлкән яшьтәге, хроник авырулы кешеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Организмның сусызлануы аркасында кан тамырлары киңәя. Артык эсселек инсульт, инфаркт китереп чыгара ала. Үлем-китем куркынычы да арта. Шикәр чире, кан тамырлары авырулары, хроник обструктив бронхитлы кешеләр җәйге челләдә бигрәк тә интегә. Артык авырлыгы булган, йокы даруы эчкән, Паркинсон авырулы, хәмер белән мавыккан кешеләр дә эссе көннәрдә кыенлык кичерә.
– Кешегә эссе сукканын каян белеп була?
– Кояш сукканда кан тамырлары киңәя, кан куера. Бу инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Эссе сукканда хәл китә, баш әйләнә, косасы килә, күз аллары караңгылана. Йөрәк еш тибә, кеше еш-еш сулый башлый, аңын да югалтырга мөмкин. Шуңа күрә беренче билгеләр күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Кайнар чәй сусауны басамы?
– Аномаль эссе көнне кайнар чәй тагын да тирләтә. Организмдагы суны чыгара. Шуңа күрә челләдә бүлмә температурасындагы су эчәргә кирәк.
– Эссе сугу баш киеме кию—кимәүгә бәйлеме?
– Әлбәттә. Эссе көнне һава йөртә торган, гади материалдан тегелгән баш киеменнән йөрергә кирәк. Ул кан тамырлары киңәюне тоткарлый.
– Өс киемеңнең нинди төстә булуы мөһимме?
– Эссе көнне караңгы төстәге киемнән йөрергә ярамый. Ул кояш нурларын күбрәк йота. Димәк, кеше өчен дә зыянлырак. Шуңа күрә җәйге эсседә ачык төстәге кием кияргә кирәк.
– Сап—салкын су эчәргә, салкын туңдырма ашарга ярыймы?
– Температураның кисәк үзгәрүе организмга начар тәэсир итә. Кан тамырлары өчен бу аеруча зыянлы. Температураны кисәк үзгәртү аркасында инсульт, инфаркт та килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә эсседә бүлмә температурасындагы су эчәргә кирәк.
Эсселектән саклану
– Көн дәвамында чиста су эчәргә тырышыгыз. Аны бер килограмм гәүдә авырлыгына 30 мл күләмендә эчәргә кирәк. Газлы, баллы сулар эчәргә ярамый. Алар бөергә бик зур зыян сала.
– Майлы, тозлы, каклаган ризыклардан да баш тарту хәерле. Майлы итне тавык, күркә итләре белән алыштырырга мөмкин. Эссе көнне күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә.
– Кояш иң нык кыздырган чорда – иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр урамга чыкмаска киңәш ителә. Бу вакытта машинага, җәмәгать транспортына да утырмау хәерлерәк.
– Эсседә башка киеп йөрергә кирәк.
– Физик эшчәнлекне киметү, ешрак душ керү дә файдалы.
Уйдырмамы, түгелме?
Эсседә тозлы ризык ашарга кирәк
Тоз организмдагы суны саклап кала. Шуңа күрә җәйге челләдә чама белән тозлы ризык ашарга ярый.
Туңдырма сусауны баса
Салкын булганга күрә генә сусауны баскан кебек тоела ул. Туңдырма – баллы ризык. Шуңа күрә сусауны басмый.
Кояш астында озак йөрсәң, яман шеш барлыкка килә
Ультрашәмәхә нурлар тәнгә бик начар тәэсир итә. Әйләнә-тирә пычрак булган хәзерге заманда бигрәк тә. Шуңа күрә кояш астында озак йөрү аркасында тире яман шеше (меланома) пәйда булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat