Кукмара районының Нырты авылында гомер итүче Илшат Хамизов 37 яшендә 4 бала белән тол кала. Иң зурысына – 15, кечкенәсенә 6 ай гына була. Әмма ул бирешми, балалары хакына үзендә көч таба. Авырлыкны да, ялгызлыкны да эш белән җиңә ул.
– Гөлия белән күршеләр булып яшәсәк тә, ул 11 нчедә укыганда бер-беребезгә күз төшердек. Ул чакта мәктәпне тәмамлап, 2 нче курста укый идем. Ике ел очрашып йөрдек. Аннары инде гаилә корырга булдык. Башта әти-әни белән бер түбә астында гомер кичердек. Энемнең дә өйләнер вакыты җиткәч, без башка чыктык, – дип искә ала Илшат. – Зур йорт җиткердек, бер-бер артлы балаларыбыз туды. Гөлия белән бер-беребезне бик яратып яшәдек. Ярты сүздән аңлаша идек. Хатыным беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмады. Үз гомерендә хастаханәгә 4 тапкыр гына – бәби табарга барган кеше иде ул.
Гөлия белән Илшатның өч кызы, бер улы туа. Кечеләре Таңсылу туып, өч ай узгач, Гөлия эче авыртуга зарлана башлый. Ире күпме үгетләсә дә, хастаханәгә бармыйм дип карыша. Узар, дип тынычландыра. Түзәр чамасы калмагач, табибка баралар. Әмма белгеч УЗИдан карагач, кичекмәстән онкологка барырга куша.
– Онколог куркыныч хәбәр җиткерде: хатыныгыз озак тормаячак, диде. Әмма мин әле өметләндем. Авыруны җиңәрбез, дип уйладым. Тик соң иде инде. Гөлиянең үзенә начар авыру икәнен сиздермәдек. Бавырың кечерәюгә терелерсең, дидек. Ул үзе дә үләм димәде, – дип сөйли Илшат. – 15 октябрьдә куркыныч диагнозын белдек, 29 декабрьдә үлеп тә китте. Бик сабыр булды хатыным. Казан хастаханәсендә көчле химия алды. 29 декабрьдә тагын килерсез, дип кайтарып җибәргәннәр иде. Әмма вакытны бушка уздырмаска булдык. Ярдәмнәре тимәсме дип, Чаллыдагы хастаханәгә бардык. Андагы табибларга барып ялвардым. «Бөтен байлыгымны бирәм, ярдәм итегез», – дидем. Алар да ярдәм итә алмады. Хастаханәгә үз аякларында алып килгән Гөлиямне инвалид арбасында этеп алып чыктым. Аның йөзе дә үзгәрмәде, ябыкмады да ул. Әле авылга кайткач, сыйныфташлары килде. Авырганга бер дә охшамаган, диештеләр. Бавыр яман шеше шулай икән ул. Берни сиздерми, кеше кинәт кенә үлә дә китә. Соңгы көненә кадәр кадерләргә тырыштым. Һәр кичне кочаклап йоклый идем. Ә берсендә уянып киттем. Таң атып килә. Гөлиямне кысып кочканмын. Аягым аягына тиеп китте. Ул салкын иде.
Язмышлар кабатлана, ди Илшат. Гөлия авырлык белән үскән бала була. Үз әнисе 6 айлык чагында, аны әбисенә калдырып, кияүгә киткән була. Гөлия дә баласына 6 ай чагында китә. Әмма аннан кайтыр юл гына юк.
– Олы яшьтәге әби-бабай белән үскәч, ул күп нәрсәләрдән мәхрүм иде. Безнең кебек рәхәт яшәмәгән. Бергә булгач, матур итеп, мул тормышта яшәрбез, дип хыялландык. Икебез дә тырыш булдык. Бездән күреп балалар да эшләп үсте. Йортыбызда муллык булды. Тик Гөлия генә юк, – ди Илшат. – Әниләре үлгәч, балалар бик еладылар. Хәтта психолог чакыртырга туры килде. Ул бик ярдәм итте. Олы кызым Энҗегә рәхмәт. Кечкенәсен шул карап үстерде.
Хәзер Энҗе кияүдә икән инде. Ире дә күрше егете генә. Авырлыкларны бергә күтәрергә өйрәнгән гаилә хәзер дә гел бергә. Энҗе кечкенә сеңлесе Таңсылуны үзе белән Казанга алып киткән. Кызчык 2 нче сыйныфта укый икән. Апасы сеңлесенә ятимлек ачысын сиздермәгән, әни назын бирергә тырышкан.
– Энҗемә 27 яшь. Әнисез калуның бөтен авырлыгы аңа төште. Баламның чәчләренә кадәр агарды. Минем янда кычкырып еламаса да, читен чаклары күп булгандыр. Барлык туганнарын үз канаты астына алды. Айсылу кызым энесе Айваз белән бергә яши. Алар да Казанда, – ди Илшат. – Ә мин авылны ташлап китә алмадым. Туган туфрак тарта мине. Үз йортымда тыныч кына гомер итәм. Шөкер, әти-әнием исән-сау. Аларга да рәхмәтлемен. Тормышымның иң авыр чакларында терәк булдылар. Энем Ришат белән киленебез Гөлия дә ялгыз калдырмады.
Алар ишеген быел хәсрәт җиле тагын шакыган. Кукмарада яшәүче энеләре Ришат фаҗигале төстә вафат булган.
– Әле яшисе дә яшисе иде. Тик язмыштан узмыш юк шул. Инде мин парлы гомер итә алмагач, энем бәхетле яшәсен иде, дип әйтә идем. Тик булмады. Аның ике баласы ятим калды. Киленебез дә күрше кызы иде, – ди Илшат.
Илшатка 12 елдан соң язмышын сөйләү җиңел булмады. Кабат яралары кузгалды. Вакыт-вакыт туктап, күз яшьләрен тыярга да туры килде аңа.
– Бәлки сынаулар алдында сынар да идем. Берсеннән-берсе кечкенә балаларым көчле итте мине. Алар миңа, мин аларга терәк һәм кирәк булдым. Балаларымның бәхетле булып яшәүләрен күрергә язсын. Әниләре дә күкләрдән карап торадыр, – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat