2025 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең пенсияләре 7,3 процентка артырга мөмкин. Индексанция эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерларга да кагылачак, дип белдерде Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
«Пенсия һәм социаль фондлар бюджеты турындагы закон проекты нигезендә, 2025 елда иминият пенсияләрен 1 гыйнвардан 7,3 процентка индексацияләү тәкъдим ителә», — дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.
Депутат билгеләп үткәнчә, 2026 елдан Россиядә пенсияләрне елга ике тапкыр индексацияләү планлаштырыла. Әйтик, 1 февральдән алар инфляция проценты нигезендә үсәчәк, ә 1 апрельдән фондның инвестпортфеле үсешенә карап артачак дип яза " Татар-информ".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез