Газетага язылу

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яңалык ташучыларның кирәкле техник инфраструктурасы булганда гына мөмкин, дип хәбәр итте РИА Новости Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның пассажирлар ташуны үстерү комиссиясе әгъзасы Кира Доросева. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Ташу кагыйдәләрендә билетларны бердәм биометрик система (ЕС) кулланып рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге беркетелә. < > > Ул ташучылар һәм инфраструктура техник яктан әзер булган урыннарда гына кулланылачак», – дип сөйләде Доросева.

Ул аныклаганча, биометрия пассажирларны идентификацияләүнең өстәмә ысулы булачак, ә билетлар сатып алу өчен мәҗбүри шарт түгел. Эксперт сүзләренчә, технология юл йөрү документларын рәсмиләштерүне һәм тикшерүне тизләтергә мөмкин.

Шул ук вакытта Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы билетларны сатып алу һәм тикшерүнең альтернатив ысулларын саклау, шулай ук пассажирларның шәхси мәгълүматларын яклау кирәклеген ассызыклады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре