Әлегә кадәр мондый мөрәҗәгатьләрне карауның төгәл вакыты закон белән билгеләнмәгән иде, дип хәбәр итә ТАСС.
Бу үзгәрешләр Россия Хезмәт кодексының 93нче маддәсенә кертелгән. Яңа тәртип буенча, эш бирүче хезмәткәрнең шундый үтенеч белдергән язма мөрәҗәгатеннән соң биш эш көне эчендә тулы булмаган эш вакытын билгеләү турында карар кабул итәргә тиеш.
Эш бирүче кайбер категория хезмәткәрләр өчен аларның үтенече буенча тулы булмаган эш көнен билгеләргә бурычлы. Мондый хокукка йөкле хатын-кызлар һәм 14 яшькә кадәрге баласы булган ата-аналарның берсе ия була ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез