10 бала әнисез калган: күпбалалы ана, кызын коткармакчы булып, суга батып үлгән

Кичә Мордовиянең Мукшы елгасында котчыкмалы фаҗига булган. Күпбалалы ана, кызын суда батудан коткармакчы булып, үзе һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Артем Здунов “RT” хәбәрчесенә сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, әти кеше палаткада калган, ә балалар әниләре белән су коенырга киткән. Бермәл 13 яшьлек Алисә суга бата башлаган. Әнисе зур кызы белән ярдәмгә ташланган. Алисәне коткарганнар, ләкин әнисе апасы белән суга батып үлгән.

Фаҗигадә 10 бала әнисез калган. Төпчекләренә әле бер яшь тә тулмаган.

Республика Хөкүмәте Юдинцевлар гаиләсенә төрле яклап ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре