Халыкара Шоколад көне
Әлеге бәйрәм 1995 елда Франциядә билгеләп үтелә башлый. Тиз арада башка илләр дә әлеге тәмле бәйрәмне үз итә. Шоколад ясау рецепты борынгы ацтеклар уйлап таба. Европага аны испан конкистодорлары алып кайта. ХХ гасырга кадәр Европада шоколад деликатес булып санала. Аны аристократлар гына ашаган.
Какао-агачлар 200 елга якын үсә алалар, ләкин җимеш бирү вакытлары 25 елдан да күп булмый.Иң беренче шоколад плиткасын «Calbury» Англияшоколад фабрикасы 1842 елда чыгара.
Бөтендөнья халык көне
1989 елда БМО бу көнне 11 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим итә, чөнки 1987 елның 11 июлендә Җир халкы 5 миллиард кешедән артып китә. Бу көннең 20 еллыгында – 2007 елның 11 июлендә –дөнья халкы саны 6,7 миллиард кешегә җитте. 2021 елда Җир халкы 7,9 миллиард кеше тәшкил иткән.Хәзерге вакытта Җир халкы 8 миллиард кешедән артып киткән.
Яктылык буенча рәссам көне
Бәйрәмнәрне яктылык белән тулыландыручы профессионаллар 11 июльдә үзләренең һөнәрибәйрәмен – Яктылык буенча рәссам көнен билгеләп үтәләр. Көне дә юкка сайланмаган. 1874 елның 11 июлендә рус электротехнигы Александр Лодыгин(1847-1923) кыздыру лампасын уйлап табуга патент ала. Бу җайланма Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә, шулай ук Һиндстанда һәм Австралиядә патентлана.
Корбан гаете – ял көне
1992 елның 11 июлендә ТР Югары Советы карары белән Корбан гаете рәсми рәвештә ял көне булды. Бәйрәм дин тотучылар өчен төннән үк башлана. Иртәнге догаларга өлгерү өчен Казан буйлап рейс автобуслары бик иртә йөри башлый.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез