11 майда Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

11 майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем булуы ихтимал. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метр тәшкил итәчәк. Һава көндез +12..+ 17 градуска кадәр җылыначак.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре