2024 елның сентябрь ае Мәскәүдә чын мәгънәсендә җылылык буенча рекорд куйган. Бөтен метеокүзәтүләр тарихында (145 ел эчендә) иң җылы сентябрь!
Бу айда һаваның уртача температурасы +17,4 градус тәшкил иткән. Гисметео мәгълүматларына караганда, климат нормасыннан 5 градуска югары!
Синоптиклар октябрь аена карата да – оптимизм рухында. Аларның фаразлары буенча, башкалада һәм Россиянең үзәк өлешендә көз уртасы гадәттәгедән 2-3 градуска җылырак булачак. Безне алда тагын бер әбиләр чуагы дулкыны көтә икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез