15 яшьлек үсмер дәрес әзерләргә кушкан өчен әнисен үтергән

Җинаять кылгач, берни булмагандай, йокларга яткан.

Красноярск краенда бер үсмер үзен тәрбиягә алган хатын-кызны рәхимсез төстә үтергән. Бу хакта “РБК” Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Красноярск краеның Железногорск шәһәрендәге бер фатирда 54 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Аны үтерүдә шикләнеп, 15 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар. Үлгән хатын-кыз малайның опекуны булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, үсмерне әлеге хатын-кыз тәрбиягә алган. Малай тәрбиягә алган әнисе һәм бу хатын-кызның өлкән яшьтәге әнисе белән бергә яшәгән. Үсмер белән опекуны арасында нәрсәдәндер тавыш купкан. Шулчак малай кулына пычак алып, хатын-кызның күкрәгенә берничә тапкыр кадаган. Бичара шундук һәлак булган.
Үсмер, җинаять кылгач, берни булмагандай йокларга яткан, ә иртән мәктәпкә киткән. Һәлак булган хатын-кызның мәетен әнисе тапкан. Полицияне дә ул чакырткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре