16 ел йөри алмаучы Алсу Смирнова: «Тормышка ныграк ябыштым»

Алсуны социаль челтәрләрнең берсендә күреп алдым. Ул язылучыларына ипи пешерү серләрен өйрәтә. Осталыгы күренеп тора. Аның арбада утырганын соңрак кына шәйләп алдым. Танышып киттек. Аның язмышы башкаларга да гыйбрәт булырлык.

Алсу бик ачык күңелле, ягымлы ханым булып чыкты. Түбән Камада яши, ире Юрий белән Альберт исемле егет үстерәләр. Бүгенге тормышыннан бик канәгать, әмма сынауларны күп кичерергә туры килгән.

– Без әти белән әнинең өч баласы идек. Миңа 10 яшь чагында – әтием, 12 яшемдә әнием үлеп китте. Икесенә дә инсульт булды. Безне әтинең әнисе тәрбияләп үстерде. Икенче әбиебез дә бик якын итте, – дип искә ала ул.

Алсу – Спас районының Ямбакты авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, татар теле һәм әдәбияты укытучысына укый. Кулына диплом алгач, Түбән Кама шәһәренә юл тота. Эшне дә, ишне дә шунда таба.

– Юрий белән озак очрашып йөрмәдек. «Алсу, мин сиңа гашыйк», – диде дә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Каршы килмәдем. Никах укытып, бергә яши башладык. 3 айдан соң мин бәби көткәнемне белдем. Көмәнемне авыр күтәрдем. Хастаханәдә еш яттым. Аякларым шешкәч, табиблар: «Баланы кесарев кисеме ярдәмендә тудырырга кирәк», – диделәр, – дип сөйли Алсу һәм авыр хатирәләргә бирелә.

Нәкъ менә шушы операция аның тормышын икегә бүлә дә инде. Аркасына ясалган наркозны да җиңел күтәрә ул. Тик аякларына зыян килә: икесе дә йөрми башлый. Дөрес, Алсу барыбер яхшыга өметләнә. Бераз гына дәвалансам, йөреп китәрмен, дип хыяллана. Улын җитлекми туган балалар бүлегенә җибәрәләр, әле генә әни булган хатынга Казан табибларына юл тотарга туры килә. Яңадан ясалган катлаулы операция дә ярдәм итми. Алсу өенә урында гына ятып торырлык хәлдә кайта. Инде бу вакытта улы туганга өч ай вакыт узып киткән була.

Бу гаиләгә килгән сынау туганнарны тагын да ныграк берләштерә. Ире Юрий уллары яныннан китми. Алсуның апасы һәм абыйсы, әти-әнисенең туганнары ярдәмгә килә. Бәбине дә, әнисен дә бергә тәрбиялиләр.

– Минем урынга калуым бөтен туганны һәм дусларымны бер учка җыйды. Ирем дә шушы вакытта сыналды. Алга китеш югын күреп, ул мине Тукай районында яшәүче бер бабайга алып барды. Хастаханә юлында күп йөрдек. Бик күп тернәкләндерү үзәкләрендә дәваландым. Әкренләп утырырга өйрәндем. Аякка басарга да хыялландым. Аптырагач, чит илдәге табибларга да язып карадым. Әмма аларның җавабы мондый булды: сезгә ярдәм итә алмыйбыз, шушы килеш яшәргә өйрәнегез.

Алсу бик өзгәләнә. Җитмәсә, иренә, хатынының табиблар ялгышлыгы белән йөри алмаслык хәлгә килгәнен дәлилләр өчен, озак көрәшергә туры килә. Бары тик 8 елдан соң гына ул теләгенә ирешә.

– Әтиемнең бер апасы күзләремне ачты. Мин аңа гомерем буе рәхмәт укыйм хәзер. Алар башта бөтенесе дә мине тәрбияләде. Көннәрнең берендә шул апам: «Алсу, син – ир хатыны, бала анасы. Ничек тә тырыш, шушы килеш яшәргә өйрән», – диде. Ул чакта бу сүзләр күңелне киссә дә, соңрак алар миңа көч бирде. Әгәр үземне кызганып елап ятсам, гомердә дә урынымнан тормаган булыр идем, – ди Алсу.

Арбага күчеп утырырга өйрәнгәч, Алсу эш эзли башлый. Башта татар теле буенча репетитор була. Аннары керфек ясатырга барган җиреннән, Эльвира исемле мастеры үзен эшләргә өйрәтеп кайтарып җибәрә. Барып чыкмас, дисә дә, өйрәнә Алсу. Берәүне дә арбадагы кыз куркытмый. Алар, киресенчә, Алсу янына бик теләп йөриләр.

– Тагын нидер эшлисем килә башлады. Уйлап йөрдем дә ипи пешереп карарга булдым. Бер атна алдан кешеләрдән заказ җыям. Кечкенә генә газ мичем, бер табам бар. Яратып башкарган эшем үземә дә ошый, кешеләр дә мактап ашый, – ди Алсу.

Алсу бүген бик бәхетле. Барасы җиренә бара, арбасында җилдерә генә. Янәшәсендә лачындай ике терәге бар. Тагын бер сөенече – Аллаһка якынайган ул. Башта иртәнге намазга өйрәнгән, аннан соң яулык япкан.

– Авыр чакта янәшәңдә ышанычлы кешеләр кирәк. Тиздән улыма 16 яшь тула. Мине аңлап үсте. Ирем бервакытта да ярдәменнән ташламады. Әмма яшәү теләгең булмаса, сине берәү дә үзгәртә алмый. Бар да үз кулыңда, – ди Алсу. – Үзеңне кызганудан туктарга кирәк. Тернәкләндерү үзәкләрендә әллә нинди авыруларны күрдем. Мин алардан киммени, дидем дә тормышка тагын да ныграк ябыштым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре