17-19 сентябрьдә Казанда "Kazan Digital Week 2025" Халыкара форумы узачак. Быел анда дөньяның 60тан артык иленнән 20 меңгә якын кеше катнашачак дип көтелә.
"Иң мөһиме - Татарстанның цифрлы икътисады көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш", - дип белдерде бу уңайдан републиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Форум кысасында өч көн дәвамында 100гә якын чара узачак. Аларда барлыгы 500 спикер, шул исәптән, чит илләрдән 60 спикер катнашачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез