18 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Кыш бабай  туган көн

Великий Устюгта нәкъ менә бүген чын кыш үзенең хокукларына керә, шуңа күрә ул Кыш бабайның туган көне булып санала.

 

Невада беренче күпер

180 ел элек (1842) император Николай I Cанкт-Петербургта Нева елгасы аша беренче күперне төзү турындагы нигезләмәне раслый. Аңа кадәр шәһәрдә йөзмә күперләр генә була.

 

323 ел элек (1699) Петр I солдатка алыну турында указ чыгара

Армиягә хәрби хезмәткә яраклы барлык ирекле кешеләрне кабул итәләр. Рекрутлар дәүләт хисабына кораллана һәм тотыла. Солдатларга шулай ук 11 сум еллык хезмәт хакын түлиләр. Җыелыш нәтиҗәсендә өч пехота дивизиясе формалаштырыла.

 

247 ел элек (1775) Россиянең өлкәләр бүленеше турындагы яңа манифесты басыла

Империя 50 губернага бүленә. Әлеге реформа нигезендә илнең административ-территориаль бүленеше 1917 елга кадәр сакланып кала.

 

Күгәрчен почтасы

148 ел элек (1870) күгәрчен почтасының беренче рәсми линиясе ачыла. Ул Франциянең Тур шәһәре белән Парижны элемтәдә тота.

Почта күгәрчене берьюлы 15тән 20 гә кадәр каз каурыенда качырылган хәбәр китерә. «Һава» почтасы белән миллионнан артык хат китерелә.

Бүгенге гадәти булмаган бәйрәмнәр

Принцессалар көне, Серләрне уйлап табу көне, Кнопкалы телефон көне, Боламык итеп ясалган суган ашы көне.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре