Киләсе елга ана капиталы күләме билгеле. Дәүләт ярдәме беренче балага – 46 мең сумга артып, 677 мең сумга, икенче балага – 61 мең сумга артып, 894 мең сумга (мондый ярдәмне тәүге тапкыр алучыларга) җитәчәк.
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, 2025 елда 1 миллионнан артыграк кешенең ана капиталыннан файдалануына исәп тотыла.
Министр искә төшереп үткәнчә, февраль аеннан ана капиталы күләме инфляциягә карап артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез