2026 елда Федераль Сабан туе Омск өлкәсендә узачак. Бу бүген Якутск шәһәрендә уза торган XXV Федераль Сабантуйда мәгълүм булды. Федераль Сабан туеның символы булган «Тулпар ат» билгесен Омск өлкәсенә тапшырдылар.
Искәртеп узабыз, 2001 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән «Сабантуй» бәйрәме гомумфедераль бәйрәм буларак үткәрелә, анда Россия Федерациясенең төбәк татар иҗтимагый оешмалары делегацияләре, Татарстан Республикасы һәм Федераль Сабан туен уздыру төбәкләре җитәкчеләре катнаша. Беренче федераль фестиваль Саратовта 2001 елда узган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез