2030 елда Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 4 процентка кадәр төшәчәк

2023 елда Татарстанда фәкыйрьлек чигендә 184 мең кеше, ягъни халыкның 4,6 проценты яшәсә, 2030 елга кадәр аларның нисбәте 4,1 процентка кадәр төшәчәк, дип фаразлана. Бу хакта “РОСТКИ” халыкара форумында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Хәзерге вакытта республика фәкырьлек дәрәҗәсе күрсәткече буенча ил күләмендә дүртенче урында тора. 2023 елда Татарстанда фәкыйрьлек чигендә 184 мең кеше, ягъни халыкның 4,6 проценты яшәсә, 2030 елга кадәр аларның нисбәте 4,1 процентка кадәр төшәчәк дип фаразлана”, – диде ул.

Әлеге мәсьәләдә Кытай тәҗрибәсен дә өйрәнәчәкләр. “Соңгы биш елда Кытайда фәкыйрьлекне бетерү юнәлешендә зур эш башкарганнар – 700 меңгә якын кешенең тормыш шартларын яхшыртканнар”, – диде форум кысасында узган сессиядән соң “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү институты проректоры Лилия Овчарова. Чит илдә эш эзләп табарга ярдәм итүнең үтемле чарасы буларак цифрлы мәйданнарны атадылар.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, мондый тәҗрибә республикада да гамәлдә. “Аерым алганда, декретта утыручы әниләргә, яңадан эшкә чыгарга теләүчеләргә интернет сәүдә мәйданына чыгарга булышабыз. Моның нәтиҗәсе буларак, яңа төр һөнәргә өйрәнгән хатын-кызларның керем дәрәҗәсе артуын күрәбез, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре