25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр

Россиядә 25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр. Закон проектын партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары әзерләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Мондый пособиене яшь әни 25 яшькә кадәр туган һәр балага ала алачак.

ЛДПР партиясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов закон проекты нәкъ менә яшь гаиләләрдә тууны арттыруга юнәлдерелгән дип белдерә.

Авторлар закон проектының үз көченә керү вакытын 2025 елның 1 гыйнварыннан билгеләргә тәкъдим итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре