«Авылымнан бер көнгә дә беркая да чыгып китмәгән кеше бит мин!» Венераның Казан Кремленә нинди хисләр белән аяк атлап керүен чамаларга була...
– Рөстәм Миңнеханов янына чыкканда тезләрем калтырады инде. Янына чыгып баскач, горурлык кичердем. Гомер буе фермада сыер сауган кешенең хисләрен үзегез аңлагансыздыр инде. Балалар тугач, декрет ялында да утырмадым мин, – дип искә ала Венера. – Мәктәп тәмамлагач, шәһәр кызы булам, дип мин дә Казанга чыгып киттем. Пешекчегә укырга кердем. Ул заманда диплом алгач, ике ел мәҗбүри эшләргә кирәк иде. Мине Дәрвишләр бистәсендәге «КОМЗ» заводына җибәрделәр. Ике ел эшләгәч, авылга кайтып киттем. Шул кайтудан башка китмәдем дә инде. Язмыш шулай хәл иткәндер. Фермага эшкә чакырып алдылар.
Шул көннән башлап сыер сава Венера Гайнетдинова. Башта үз Коштавылында, аннары күрше Дәвештә, соңрак 30 чакрым ераклыктагы Кормаш авылына барып эшли ул. Дәрәҗәле бүләк алуы белән котларга дип шалтыратканда, вахта белән эшкә барышы иде.
– Элек сыер саву бик авыр иде. Кышкы салкыннарда аяклар туңып бетә, куллар тыңламый башлый. 25 әр сыерны кул белән саварга кирәк. Яшьлек белән сизелмәгән инде. Әле бит малларны ашату да безнең өстә. Сөтен дә көянтә-чиләк белән илтеп тапшыра идек. Миңа гел яшь таналар бирәләр иде. Аларны өйрәтү дә җиңел булмады. Яшь мал белән бер ел эшләү ике елга тора иде, – дип сөйли Венера. – Ә тормыш итәргә кирәк. Ирем тракторда эшләде. Ул иртәдән алып кичкә кадәр басуда, мин фермада. Әле ярый каенанам булды. Балалар тугач та, иркенләп ял итеп ятмадык. Беренче балама бер яшь тә тулмаган килеш эшкә чыктым. Аларны караучы бар, эштән кайтуга ашарга пешкән. Каенанама бик рәхмәтлемен. Инде үзе исән түгел, ике ел элек бакыйлыкка күчте.
Венераның үз әти-әнисе дә күптән мәрхүмнәр инде. Исән булсалар, кызларының уңышына бик сөенерләр иде. Аның сеңлесе дә, энесе дә авылда калган. Өч туганның бар шатлыгы уртак.
– Апа бик тырыш булды инде ул. Әле миңа заманча фермада эшләргә туры килсә дә, авыр дип ташладым. Элеккеге кебек аяк-куллар туңмаса да, мегафермаларда эшләр өчен дә зур көч кирәк. Кул-аякларга бик зур авырлык килә. Шөкер, апабызның гомер буе тырышып эшләвен күрделәр, зурладылар. Хезмәт кешесе өчен иң зур бүләк шушы инде, – ди сеңлесе Алсу.
Эш авыр булса да, элеккеге вакытларны кайчак сагынып та куям, ди Венера. Ул чакта алар һәр сыерны исемләп белгән.
– Шул кушамат белән эндәшү күңелле иде. Һәркайсының үз холкы. Аларны сыйпап кую да күңелгә рәхәт! Хәзер инде бар да автоматлашты. Сыерлар белән ике арада җылылык юк. Алар кереп баса, без савабыз гына. Кул эше беткән кебек тоелса да, баш саны артты бит. Элек кайбер сменада 50 шәр сыерны кул белән саусак, хәзер 6 сәгатьтә 1300 сыер керә. Ике кеше шуларның җилемнәрен юып, корып, аппарат тоташтырып, савып алабыз. Инде хәзер сөт тә үз юлы белән китә, – ди ул. – 30 чакрым барып эшләп йөрим. Әле өйдә дә малларыбыз бар. Хәзер ирем эшләми инде. Аларны карау аның өстендә. Ике сыерыбыз, бозауларыбыз бар. Авылда яшәп, эшсез торып булмый. Оныкларга тәмле сөт эчертәсе килә. Кызыбыз киявебез белән ике бала үстерәләр. Улыбыз әлегә өйләнмәгән. Ул да минем янда, Кормаштагы фермада эшләп йөри.
Венера шәһәрдә яшәү теләге булганын яшерми. Башка бик күпләр кебек аның да матур күлмәк киеп, туфлидән генә йөрисе килгән. Әмма авылын ташлый алмый ул. Фермага кереп, малларга береккәч, аларны калдырып китә алмый.
– Һәркем бәхетне үзенчә аңлый. Тормышыма шөкер итәрлек. Балаларым бар, ирем исән-сау. Әле менә бу зур бүләк алу да канатлар куйды. Җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Эшемә зур бәя биргәннәренә әле дә ышанып бетә алмыйм, – ди ул. – Эшләп кеше үлми, диләр. Бу чынлап та шулай. Ничә еллар инде бер дә тик торганыбыз юк. Үз көчебез белән тормыш көтәбез. Шөкер, барып эшләр эшем, кайтырга җылы өем бар. Балаларым «әни» дип өзелеп тора, янымда туганнарым бар. Инде оныклар да сөябез. Бәхет шушы инде ул!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез