35 ел сыер савучы Раушания Ситдыйкова: «Бәхетем авылда булды»

14 февральдә туган көнен билгеләп үтүче Раушания Ситдыйковага язмыш бик зур бүләк әзерләгән. Күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен ул «Татарстанның атказанган терлекчесе» исеменә лаек булды. Сөенчене без алдык! Кукмара районының Вахит авылында яшәүче тырыш ханым белән эш һәм аш турында сөйләштек. 

Баштарак ышанмый торды 35 ел сыер савучы Раушания.

– Чын сөйлисезме сез? Берни белми идем. Көтмәдем дә. Документларымны моның өчен сорыйлардыр дип уйламадым да. 57 яшем тулды. Өч балам булгач, быел пенсиягә чыгам. Әнә шуны рәсмиләштерәләр дип кенә уйладым, – дип сүзен башлады ул.

Ничек шатланганын һәм елмайганын телефон аша без дә сиздек. Эштән арып кайткан вакытын туры китерсәк тә, аның тормыш сәхифәләрен барладык.

– Мәктәпне бетергәч, бухгалтерга укырмын дигән идем. Язмаган икән. Янилдәге училище директоры Илнур абый өйгә килде дә: «Раушания, пешекче кирәк, әйдә, безгә эшкә чык», – диде. Ике ел эшләдем. Шул вакытта Вахит егете Равил белән очраша башладык. Мин үзем Балыклы авылыннан. 20 яшемдә төп йортка килен булып төштем, – дип искә ала ул. – Ул чакта бер дә курку белмәгәнбез. Сигез бала үскән йортта тугызынчы булдым. Яхшы каенана насыйп булды. Аның сабырлыкларын хәзер аңладым. Бер сүз әйтмәде, күңелемне рәнҗетмәде. Киресенчә, эшкә өйрәтте. Яхшы гаиләгә кергәнемне шунда аңладым. Әти дә әйбәт булды. Равил дә әти-әнине дә хөрмәт итте, мине дә яратты. Мине алып кайтуга, Раушаниягә авыр сүз әйтмәгез, дигән. Иремнең туганнары күп. Аралашып йөрибез, шуңа бик сөенәм.

Равил белән өч балага гомер биргән алар. Олы кызлары Гөлия күрше егетенә кияүгә чыгып, өч бала үстерәләр икән. Икесе дә колхозда эшлиләр. Уллары Казанда яши. Хатыны белән ике кыз сөяләр. Кече кызлары укытучы булып эшли.

– Олысына 8 ай чагында фермага эшкә урнашкан идем. Әле дә шунда. Балаларымны караучы булды, шуңа тынычлап эшли алдым. Мин фермага менгәндә инде бар да автоматлаштырылган иде. Кул белән саву эләкмәде. Җәйләүгә дә чыкмадык. Сөтне дә озак ташымадык. Ул торбалар буенча китә башлагач, әй, шаккаткан идек инде. Хәзер бөтенләй автоматлаштык. Элек сыерларның исемнәре бар иде. Аларның һәркайсын белеп тордык. Хәзер номерлы сыерлар керә тора, чыга бара. Барыбыз бергә 1300–1400 ләп сыер савабыз, – ди Раушания апа. – Ирем Равил дә фермада эшли. Акчабыз җитә, иркен тотабыз. Балалар үзләре безгә булышырга тырыша. Аларга сөенеп яшибез инде.

Вахитта сыер савучыларны да, терлек караучыларны да хөрмәтлиләр. Пенсиягә чыгар алдыннан зур бүләкләр янына 50 мең сум акча да бирәләр икән. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр тараталар. Раушания апа, колхоз ел саен ашлык, печән, саламны биреп тора, ди.

– Эшләгән кеше кадерле бездә. Чират белән ял йортларына барабыз. Шулай күңелне күргәч, эшлисе генә килеп тора. Сыер сауганыма гомеремдә дә үкенмәдем. Киресенчә, горурланып эшләдем. Берәү белән дә сүзгә килмәдем. Әле дә кызлар белән дус-тату эшлибез, – ди Раушания апа. – Әле сез әйткән бүләккә дә күңелем булды. Аны Казанда гына тапшыралар микән? Әй, яратмыйм инде шәһәргә баруны. Әле теш куйдырып йөри идем. Җитәкчебезгә рәхмәт. Хезмәтемә шундый зур бәя алырмын дип уйламаган идем.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре