4 ятимне тәрбиягә алган Альфида Алексеева: «Әти-әниләре язмышын кабатламасалар иде...»

Балтачта яшәүче Альфида Алексеева ире Илнур белән 4 ятимне әти-әниле иткән. Үзләренекен дә кушкач, 7 бала үсә бу ояда. Иң кечесенә – 12 яшь. Олы уллары оныклар белән сөендергән.  

Альфида – тумышы белән Мари Элдан. Укуын тәмамлагач, аны юллама белән Балтачка эшкә җибәрәләр. Шунда танышкан егете белән гаилә коралар, ныклы тамыр җәяләр.

– Бер-бер артлы өч балабыз туды. Ике ул, бер кыз үстердек, – ди ул. – Энебез суга батып үлгәч, аның улын да үзебезгә алып кайтырга туры килде. Кызганыч, киленебез кыек юлга кереп китте. Аны ана хокукыннан мәхрүм итеп, баланы ятимнәр йортына алып киттеләр. Әлбәттә, моңа түзеп тора алмадык, – дип сөйли ул. – Альбертны алып кайту җиңел булмады. Башта документлар артыннан йөрергә, аннары үзебезгә дүрт ай укырга туры килде. Йөри торгач, 1 ел вакыт узды. Ул чакта машинабыз да юк иде әле. Бер автобустан икенчесенә күчә-күчә, урау юллар аша алып кайттык Альбертны.  Татарча бер сүз дә белми иде ул. Юлда кайтканда әкренләп барысын да аңлаттым. Бездә яшәргә туры киләчәген әйттем. Ул инде әнисенең нишләп йөргәнен аңлый иде. Шөкер, кызым Әдилә белән бер яшьтә булуы эшне җиңеләйтте. Икәү бер сыйныфта укый башладылар. Альберт безгә «әти», «әни» дип үсте. Быел 20 яшен тутырды. Сабадагы көллияттә укып чыкты. Шөкер, туганымны авыр язмыштан саклап кала алдык. Үз әнисе дә исән-сау. Кайчагында улыма, янына барып сөйләш, хәлен белеш, дип тә карыйм. Тик аның бәгыре каткан. Миңа башка бу хакта  әйтмә, син минем әнием, ди.

Олы уллары Альфида белән Илнурны оныклар белән сөендергән инде. Уртанчылары әлегә өйләнмәгән, анысы Санкт-Петербургта яши. Әдилә белән Альберт быел укуларын тәмамлап, зур юлга чыгарга әзерләнә.

– Балаларыбыз әкренләп тормышта үз юлын таба башлады. Шуңа күрә берәр ятимне бәхетле итәргә иде дигән теләк барлыкка килде. Бу хакта районның социаль яклау бүлегендә дә әйтеп куйган идем. Өч ятимгә әни кирәк булгач, мине эзләп таптылар. Башка гаиләдә 7 ел яшәгәннән соң, кире ятимнәр йортына китерелгән сабыйлар иде алар. Бик озак уйладым. Куркып та калдым. Ни өчен яшәгән гаиләләреннән алуларын аңларга тырыштым. Ике якта да нидер булган дип уйладым, – ди Альфида. – Үземнеке итеп яратсам, алар да кире какмас әле, дидем дә тәвәккәлләдем. Шулай итеп, тагын ике кыз һәм бер малайлы булып куйдык. 16, 14, 12 яшьлек үсмер балалар белән уртак тел табарга, һәрберсен аңларга кирәк. Әни булу җиңел түгел. Мин бу балаларның үземә «апай» дип дәшүләрен сорадым. Беренчедән, үз әниләре исән-сау, икенчедән, алдан алган гаиләдә әниле булып яшәгәннәр. Безгә «апай», «абый» диюләре дә җитә. Ничек дәшүләренә карап кына аларны яратуым кимеми.

Кызлар апайлары белән мәш килсә, уллары Илнур янында икән.

– Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, шәһәрчә торабыз. Бакчабыз да бик кечкенә генә. Әмма балалар эшкә өйрәнсен өчен бергәләп чүп тә утыйбыз, суын да сибәбез. Бер кызым өй җыештырырга оста, икенчесе тәмле итеп ашарга пешерә. Улыбыз да кул арасына керә башлады, – ди Альфида. –  Аларны алуга гаиләдәге тәртипне аңлаттык. Иң мөһиме – бер-береңне ишетү һәм сөйләшү. Бернинди дә серләр булмасын, дидек. Нинди генә проблемалар туса да, уртага салып сөйләшергә килештек. Өчесенә дә телефон алып бирдек. Үз әниләре белән элемтәгә керделәр. Ул Казанда яши, сөйләшеп торалар. Нинди генә булса да, әни әни инде. Аны аңлап кабул итәбез.  Әтиләре СВОда һәлак булган икән. Бу турыда әле күптән түгел генә белдек.

Альфида әйтүенчә, иң мөһиме – балалар рәхмәт әйтә белә. Кайдан кая килеп эләккәннәрен аңлыйлар.

– Иң олысы быел тугызынчыны бетерде. Балаларны Казанга ук чыгарып җибәрәсебез килми. Кукмарадагы Янил көллиятенә укырга кертергә дип торабыз. Башта һөнәрле булсыннар, дибез. Кулларына диплом алгач, йә эшкә керерләр, йә инде яңадан укырлар. Бар да үзләреннән тора. Без юл күрсәтүче генә, – ди Альфида. –  Ятимнәрне үстерә алуыма бик сөенәм. Кемнәрдер СВОда катнаша, Ватанны яклый, кайберәүләрнең шунда газиз балалары һәлак була. Ә мин илемә үземчә булышырга булдым. Ятимнәрне яратып. Бер генә теләгем: әти-әниләре язмышын кабатламасыннар, бу тормышта үз юлларын табып, чын кешеләр булып үссеннәр иде. Әти-әнигә менә шул зур бүләк!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты  гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре