5 айлык баланы әтисе кыйнап үтергән

Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә 5 айлык кыз бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ га  сылтама белән "Интертат" хәбәр итә.

Малаховка бистәсендә яшәүче ир-ат нәни кызын кыйный. Бала мәетендә бик күп травмалар булуы ачыклана.

«5 айлык кыз атасы кыйнаганнан соң үлгән. Аның башында һәм кулларында травмалар күп булуы билгеләнде», – дигән телеканал чыганагы.

Хәзер эшне полиция тикшерә. Баланың атасы тоткарланган. Якын арада аңа карата чикләү чарасы билгеләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре