5 бала белән тол калган Ринат Хаҗипов: ​​​​​​​«Ничек ташлыйм инде?! Үземнекеләр бит!»

Авыр сынаулар күргән гаиләләр турында еш язабыз газетабызда. Гыйбрәт булсын дибез, кулдан килсә, ярдәм дә итәбез. Яздык та оныттык түгел. Без алар белән араны өзмибез. Аралашып, хәбәрләшеп, ярдәмләшеп торабыз. Балалары белән ялгыз калган әтиләрнең хәлен белештек.

5 бала белән тол калган Ринат Хаҗипов: ​​​​​​​«Ничек ташлыйм инде?! Үземнекеләр бит!»
социаль челтәрдән

Апас районының Сатмыш авылында яшәүче Ринат Хаҗипов биш баласы белән тол калды. Хатыны кинәт кенә ашказаны авырта башлап хастаханәгә эләгә. Ай ярым дәваланганнан соң, инде терелдем дигәндә, хәле кабат авырлаша. Ярдәм итә алмыйлар.

– Без Башкортстанның Әлшәй районыннан. Хатынымның бик тә Татарстанда яшисе килде. Мин вахта ысулы буенча эшләп йөргәндә, ул белдерү аша Апас районыннан йорт тапкан. Теләгенә каршы килмәдек, – дип сөйли Ринат. – Матур гына гомер иткәндә, каян килеп чыккандыр ул авыру. Әле бит кече кызыбызны алып кайткач та, бер җирем авырта димәде. Тупырдап торган биш бала тапты. Балаларымны үстерәм, кияүгә бирәм, каенана буласым бар, дип тә хыялланды. 2021 елның декабрендә авыру үзен сиздерде, ә 2022 нең февралендә хатынымны җирләдек тә. Шулкадәр тиз булды бу хәлләр. Мин аны Казанда операцияләр ясагач, терелер дидем. Күпме генә сабыр булса да, үләсен сизде. «Балаларны ташлама», – дип әйтеп калдырды. Ничек ташлыйм инде?! Үземнекеләр бит.

Ринат хатынын туган ягына алып кайтып җирләгән. Аннары балалары белән Казанга күченеп яшәп караган. Әмма тормыш итү кыйммәткә төшкәч, энесе белән киңәшеп, Башкортстанның Октябрьск шәһәренә күченәләр. Инде ике ел шунда яшиләр.

– Сатмыштагы өебез бик иске иде. Безнең гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат бирергә тиешләр иде. Бирсәләр, бәлки әле Казанга да күчәрбез, – ди ул. – Әнисеннән 11 айда калган кече кызыбызга тиздән 5 яшь тула. Иң олысына – 17 яшь. Шөкер, балаларым бик акыллы. Тормыш итүнең җиңел түгеллеген аңлыйлар. Олы кызым көллияттә укый, кичен эшли. Әмма өйдә хатын-кыз кулы җитми иде. Сабыйларым белән утырып сөйләштек тә, өйгә яңа әни алып кайттык. Хатыным беренче иреннән аерылган, ике баласы бар. Хәзер миңа тагын да тырышып эшләргә кирәк. Гаиләбездә 7 сабый үсә. Балаларым хатыным белән уртак телне тиз тапты. Бер-берләрен аңлап, дус-тату яшиләр. Инде башка хәсрәт килмәсен. Форсаттан файдаланып, авыр чакта ярдәм иткән барлык Татарстан халкына рәхмәтемне җиткерәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре