Балалар хакына! Атналар буе өенә кайтып күренмәгән хатыныннан бу сүзләре күп ишетергә туры килә Айратка. Ул ялварып-ялынып сораган саен, ир гафу итә. Ахыр чиктә сабыр савыты да тула, түземлеге дә бетә. Биш баласына әти дә, әни дә булырга тырыша ул.
Тәтеш районының Бәйрәш авылында яшәүче 47 яшьлек ирнең катлаулы язмышы турында авылдашлары сөйләде безгә. Хәлен белешеп, ярдәмебез тимәсме дип, Айрат белән элемтәгә кердек.
– Хатыным Әлмәт ягыннан. 17 ел бергә яшәдек. Бер-бер артлы биш балабыз туды. Олысына – 15, иң кечесенә 2 яшь, – дип сөйләде Айрат. – Хатынымның салгалый торган гадәте бар иде. Бәби алып кайткан вакытта гына эчми тора да, аннары тагын шул гадәтен куа. Күпме өметләнсәм дә, шешәдән аерыла алмады ул. Мин аны әллә ничә эзләп алып кайттым инде. Кешеләрдән оят. Балаларга да читен инде. Алар бит барысын да аңлый. Хәзерге вакытта хатыным күрше авылда башка ир белән яшәп ята. Мин килеп алмас микән дип, әни янына да кайткан булган ул, әмма мин аны кабат кертмим инде. Бик арыдым. Әлегә беркайда да эшли алмыйм. Балаларны карарга кирәк. Кечкенәләрен күрше авылга бакчага йөртәм. Иртән илтеп куям, кичке дүртләрдә барып алам.
Айрат берүзе зур йорт җиткергән. Әмма әлегә анда күченә алмыйлар. Эчке эшләрен төгәлләр һәм җиһазлар алып куяр өчен акчасы җитми.
– Бар эшне дә беләм мин. Йортны берүзем салдым. Балаларым булышып торды. Бер генә кирпеченә дә чит кеше кагылмады. Хыялым – сабыйларымны иркендә яшәтү, – ди ул. – Пай җирләрем бар. Шуны эшкәртәм. Иске булса да тракторым эшләп тора. Малларым да бар. Эштән курыкмыйм. Балаларны йөртергә дип, машина да алган идем. Йорт җиткерергә алган кредитларым бар. Аена 40 мең сум түләп барам. Әлегә бик авыр хәлдә калдым. Көзгә яңа йортымны җиткереп керәсе иде. Абыем газ кертергә булышам дип тора. Бөтен эшләргә 500 мең сумлап акча кирәк.
Районның Социаль яклау бүлеге дә, опека да белә аларның хәлен. Тик күпбалалы гаиләгә ярдәм иткән кеше генә юк.
– Районнан киләләр дә янгын турында хәбәр итә торган җиһаз эшләвен тикшерәләр. Җитешсезлекләрне карыйлар. Әгәр авылда балалар бакчасы булса, мин эшкә дә чыгар идем. Олы балалар кечеләрен ияртеп йөртә алалар. Бакча булмаганнан бар да тукталып кала, – ди ул. – Мин инде бик күпләрдән ярдәм сорап карадым. Авылда безнең кебек биш бала үстерүчеләр юк. Әзрәк кенә игътибар итсәләр икән, дим. Мин өй җиткерергә җитмәгән акчаны бурычка да алып торырга риза. Вакыт бирсәләр, түләүдән курыкмыйм. Бар теләгем – балаларымны гына алмасыннар. Инде әниләре ташлаган сабыйларым әтисез дә үсә күрмәсен!
Айратка ярдәм итәргә теләге булган кешеләр табылмасмы? Әгәр андыйлар булса, элемтәгә чыксагыз иде. Шулай ук сабыйларны сөендерәсе килгән кешеләр булса, әтиләре Айрат Вазыйх улы Гаязовның Саклык банкы картасы 8 937 281 36 45 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез