Республика клиник хастаханәсе табиблары бер ир-атның корсак куышлыгыннан гаять зур саркома алган.
Әлмәттә яшәүче 50 яшьлек ир-ат июль башында көннән-көн ябыга, хәлсезләнә башлаган. Үзенең халәтен эссегә сылтаган: аппетиты юк, аз ашый, шуңа күрә тиз алҗый имеш. 3-4 атнадан соң, хатыны чаң сугып, ирен табибка күрсәтергә алып киткән. Медик ир-атның корсагында шеш барлыгын чамалап, тикшеренүләр билгеләгән. Сырхауны инде ике атнадан соң ук Казанга җибәргәннәр.
Онкомаркерга анализлары әйбәт булганлыктан, аны онкология диспансерына түгел, бәлки республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Клиникада сырхауга өстәмә тикшеренүләр уздырып, 27 августка операция билгеләгәннәр. Операциягә икенче хирургия бүлеге табиблары алынган.
Медиклар операция өстәлендә генә корсак куышлыгындагы шешнең рак икәнлеген, тоташтыргыч тукымадан үскәнлеген ачыклаган. Хирургларга шешне ашказанының, ашказаны асты бизе, талак һәм диафрагманың бер өлеше белән кисеп алырга туры килгән. Яман шеш зарарлаган барлык тукымаларны алып ташларга тырышу, рецидив ихтималыннан котылу ниятеннән шулай эшләгәннәр.
РКБ табиблары ир-атның корсагыннан 30х40 см үлчәмендә 7 кило авырлыктагы шешне кисеп алган. Сырхау бер тәүлек реанимациядә ятканнан соң палатага күчерелгән.
Хәзер аны, аякка басканнан соң, дәвалануның чираттагы этабы – химиотерапия көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез