Хәрби комиссариатка повестка буенча килмәүчеләр өчен иң зур штраф күләме, алданрак хәбәр ителгәнчә, 50 мең түгел, ә 30 мең сум булачак. Закон проектын икенче укылышта караганда тиешле төзәтмә кабул иткәннәр.
“Законотворчество” дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Төзәтмә авторы – депутат, Дәүләт Думасының Шәһәр төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Николай Брыкин. Ул нигезле сәбәпсез хәрби комиссариатка килмәүчеләргә 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез