Питрәч районының Көек авылында яшәүче 7 яшьлек Әмир Власов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыярга һәм әзерләргә булыша. Тырышлыгын күреп, кечкенә патриотны Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Волонтерлар көненә багышланган чарага чакырганнар. Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
– Волонтер булып туалар. Власовлар гаиләсенә дә игелек кылу теләге тумыштан бирелгән. Кечкенә Әмиргә берәү дә: «Әйдә, СВОга булыш», – дип әйтмәгән бит. Без йөк төягәндә, ул хәтта мәктәптән килергә өлгерерменме икән, дип борчыла. Әмир тартмалар ташый, – ди «Тыныч күк телибез» хәйрия берләшмәсе җитәкчесе Резеда Маматаджиева.
Әнисе Гөлназ соңгы вакытта ярдәм җыюга үз өлешен автоволонтер буларак та кертә. Инженер-эколог белгечлегенә укыса да, бу юнәлештә бер көн дә эшләмәгән. Моңа кадәр сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган. Олы улы авыргач, өйдә ешрак булырга туры килгән. Хәзерге вакытта Гөлназ солдатларга булыша. Аның әйтүенчә, барысы да мәктәптән башланган. Көек лицеендагы укытучылар, укучыларның СВОга хатлар язып, посылкалар җибәреп торуын беләбез. Әмирнең абыйсы Булат шунда укыган икән. Яза белмәсә дә, Әмир дә читтә калмаган: солдатларга рәсемнәр, Россия әләме ясаган. Нәни волонтерда кызыксыну әнә шулай туган. Аннан инде Власовлар үзләрендә булган кирәк-яракны башка волонтерлар аша тапшыру җаен карый.
– Рульгә утыргач, гуманитар ярдәм җыя башладым. Аны Казанның төрле җиреннән барып алам. Көектә яшәүче Еленага да илтеп тапшырам. Ул күп кенә гаиләләрне ризык киптерергә, әзерләргә өйрәтте, – ди Гөлназ. – Әмир 1 нче сыйныфта гына укый әле. Ватанпәрвәр булып үсә. «Әни, йөк ташырга барганда мине калдыра күрмә», – дип үтенә. Алайса мәктәпкә бармыйм, дип тә киреләнгән була. Ничек калдырасың инде аны?! Дәрестән соң, мәктәпкә барып алам. Бала-чага әллә ни эшли алмый, әмма булышасы килү теләге булу бик әйбәт. Җиңел йөкләрне ташый. Махсус хәрби операциядәге егетләргә сувенир – Яңа ел чыршыларын пакетларга тутырдылар. Мәчеткә бергәләп чәкчәк ясарга, токмач кисәргә баргаладык. Балалар көне буе ияреп йөрсә дә, тамак ачты, дип зарланмыйлар. Ватан хакына дип тырышалар. Бу – үзе бер батырлык. Әмир тарих белән дә кызыксына. Хыялы янгын сүндерүче булу.
Власовлар ике ул һәм бер кыз тәрбияли. Төпчекләре Амалиягә – 4 яшь. Әлеге гаилә солдатларга киптерелгән сөтле ботка, ипи әзерли. Әмиргә бу ризыкларны капларга тутыру ошый. Ботка өчен кипкән сөт ясый. Кетчуп ясау өчен помидорларны иттарткычтан чыгарган. «Солдатларның тамагы тук булсын, тизрәк җиңеп, өйләренә кайтсыннар. Мин дә үскәч, туган илемне саклармын», – ди батыр малай.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез