85 яшьлек Мәннаф турында: «Ә-ә.... теге йөгерә торган абыймы?»

Мәннаф абыйны ун елга якын күргән юк иде. Быел Азнакайга баргач, ниһаять, очраштык. Шул ун ел эчендә тамчы да үзгәрмәгән ул. Инде 85 яшен тутырса да, җил-җил атлап йөрер. Телефоннан хәбәрләшеп тордык без аның белән. Кайчан шалтыратма, я Чатыр таудагы спорт комплексында мәктәп укучыларына осталык дәресләре биргән чагы, я үзенең йөгергән, турникта төрле күнегүләр ясаган вакыты булыр.

Бу баруында өендә очраштык. Тәм-томнар белән чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Мәннаф абый бер дә ачулана белми бугай, йөзендә һәрчак елмаю булыр. Хатыны Нурия ханым да гаҗәп ачык күңелле, шулай ук көләч йөзле. Табиблар әйтүенчә, әгәр кеше гел елмая икән, бу – сәламәтлек билгесе. Аларга карагач: «Икегез дә пар килгәнсез, тигез гомер итегез!» – дип кычкырып җырлап җибәрәсе килә.

Мәннаф белән Нурияне язмыш Казан аэропортында очраштырган. Икесенең дә Сабан туена кайтышы була. Мәннаф самолет трабына чиратка баскан сөйкемле генә кызны күреп ала да, кулыннан җитәкләп, чират башына алып килә һәм: «Беременную женщину пропустите, пажалысты!» – дигән була. Нурияне алдан үткәрәләр үзе, тик кыз бик ояла, уңайсызлана. Мәннаф аны берсеннән-берсе матур сүзләр әйтеп тынычландырырга маташа, мәзәк сөйли, төрлечә шаярта. Кыскасы, «шаяртып» башланган танышу зур мәхәббәткә әйләнә һәм күркәм гаилә кору белән тәмамлана. Алар икесе дә язмышка бик рәхмәтле.

Кайчак Нурия ханымга: «Бу физкультурник белән ничек яшисең, көне буе йөгерә, җүнләп өйдә дә тормыйдыр ул», – дип әйткәлиләр ди. Ә ул: «Рәхәтләнеп яшим, аракы эчми, тәмәке тартмый, акча эшли белә, мине дә, балаларны да бик ярата. Хатын-кызга тагын нәрсә кирәк инде!» – дип җавап бирә икән.

Азнакайда Мәннаф Хөҗҗәтовны белмәгән кеше юк. Бераз икеләнеп торсалар: «Ә-ә.... теге йөгерә торган абыймы?» – диячәкләр.

Әтисе Сөләйман абзый сугышка киткәндә, Мәннафка нибары ике яшь була. Әтисеннән бердәнбер хат килә. «Поездда барабыз, ике көннән сугышка керәбез. Мине старший вагона итеп куйдылар», – дип язган була Сөләйман солдат. Шуннан хәбәрсез югала, дүрт бала әтисез кала, шуңа күрә Мәннафка бик тиз кул астына керергә туры килә. Ә спорт белән җиде-сигез яшьләрендә шөгыльләнә башлый. Ул заманда авыл малае өчен спорт дигәне җәй көне йөгерү, ә кыш көне чабатага баулы чаңгы эләктереп чабу инде, киез итек соңрак эләгә. Менә шул, сигез яшьтән спорт белән шөгыльләнә башлаган дисәк, Мәннаф абый инде 77 ел йөгерә булып чыга. Үз яшьтәгеләре арасында многоборье буенча өч тапкыр – дөнья, ун тапкыр – ил, 40 мәртәбә республика чемпионы булган ул. Многоборье дигәнебез йөгерү (кышын чаңгыда), мылтыктан ату, турникта тартылу инде. Моннан 10 ел элек яшь чиген 35 яшьтән билгелиләр. Мәннаф абый, үзеннән күпкә яшь спортчыларны артта калдырып, Россия чемпионы була. Җитмеш алтынчы яшь белән барган чагы бит ул!

– Синең ишеләр хәзер Татарстанда юктыр инде? – дим Мәннаф абыйга.

– Илдә юк, – дип елмаеп куя ул. Булыр, булыр... Һәркөн дистәләгән чакрым ара йөгерә, Чатыр тау янында төрле күнегүләр ясый, бүленеп-бүленеп, 80–100 мәртәбә турникта тартыла икән.

Мәннаф абыйның иң истә калган ярышы белән кызыксынган идем. Аерып кына әйтә алмады. «Төрле дәрәҗәдәге йөзләгән ярышларда катнаштым, ничек хәтердә калдырып бетерәсең инде», – диде.

Шулай да берсе турында сөйләде. Мәннаф абый әле Сабан туйларында көрәшеп тә йөргән, ничәмә-ничә тапкыр мәйдан батыры булып калган икән. Сәпәй авылы Сабан туенда 94 килограмм авырлыктагы бер көрәшче белән бил алышырга туры килгән моңа. Үзе тулыр-тулмас 70 килограммлы. Бер сәгать тартышалар болар, берсе дә ега алмый. Мәннаф абый: «Хет тагын бер сәгать тартышыйк, мин сиңа бил бирмәячәкмен», – ди. Халык арасыннан төрле киңәшләр ява. Берсе: «Аягына утыр син аның!» – дип кычкыра. Бу киңәш Мәннаф абыйның көндәшенә инде. Шушы урында сүзгә Нурия кушылды. «Берзаман «шырт» иткән тавыш ишетелде. Бөтен мәйдан «аһ!» итеп куйды. Ә Мәннафым тезен кочаклап тәгәрәп китте. Мәйданга атылып чыктым, янына йөгереп бардым, врачлар да килеп җитте. Көндәше, бөтен гәүдәсе белән моның аягына утырып, сөякләрен сындырган икән», – диде.

Азнакай хастаханәсендә аягына гипс салалар Мәннаф абыйның, әмма авыртуы басылмый, аягы шешә башлый. Казанга китәләр болар. Башкала табиблары гипсын салдыралар. Карасалар, сөякләрне урыннарына утыртмаганнар икән. Рәвешен китереп, яңадан гипслыйлар. Мәннаф табибларга: «Егетләр, тырышыгыз инде, киләсе җәйгә йөгереп йөрерлек булсын», – ди.

Азнакайга кайтып, бераз гына вакыт узуга, яңадан күнегүләргә тотына. Тәки аягына баса.

Мин кеше исемнәренең мәгънәсе белән кызыксынырга яратам. «Мәннаф» гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «югары, өстен торучы» дигәнне аңлата икән. Ә «Хөҗҗәт» – «хакыйкать», «ышандыргыч дәлил» дигән сүз. Димәк, исеме Мәннаф абыйның башкалардан өстен булуын раслауга ишарә булып чыга. «Исеменә күрә җисеме», –  диюләре шушыдыр инде ул.

Мәннаф абыйны гомер буе яшьлегенә таба йөгерүче кеше кебек күзаллыйм. Аның өчен яшь чикләре гомумән юк кебек тә тоелып китә. 71 яшендә эштән туктарга уйлаган ул. Соңгы елларда мәктәптә физкультура дәресләре алып барган. «Булды, җитте инде», – дигәч: «Юк, Мәннаф абый, синсез булмый әле», – дигәннәр дә яңадан эшкә чакырганнар. Шулай итеп 81 яшенә хәтле физкультура укыткан. Лаеклы ялга чыгуына 4 ел, дисәм, ялгыш булыр. Нинди ял ди ул! Алдарак язганымча, бүген дә мәктәп балалары белән мәш килә.

Ирексездән, «Яшьлегемә кире кайтыр идем», – дигән җыр искә төште. Кире кайта торган юл бар икән ләбаса. Мәннаф абый аны тапкан һәм шул юлдан кире борылырга уйламый да. Теләсәгез, яшьлеккә ничек кайтасын өйрәтер, юлын күрсәтер. Ә минем аксак аякларым белән йөгерәсем килә башлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре