99 яшьлек сугыш ветеранының кызы: «73 яшеңдә дә «әти» дия алу – бәхетнең иң зурысы»

Бар матур көннәрем картлыгыма калган икән... Лениногорск районының Кәркәле авылында гомер итүче сугыш ветераны 99 яшьлек Исмәгыйль Сафуанов әнә шулай ди. Хәзерге көндә өч баласының кадер-хөрмәтен күреп яши ул. Исмәгыйль абый – районда исән-сау булган дүрт сугыш ветеранының берсе.

Исмәгыйль абыйны сугышка 17 яшендә – 1943 елда алалар. Ерак Көнчыгышта 246 нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Башта – сержант званиесендә, аннары пулемет взводы командиры була. Соңрак Япония белән сугышта катнаша. Туган ягына бары 1950 елда гына кайтырга насыйп була аңа.

– Әти кайтып бер ел да тормый, әнием Газимәгә өйләнә. Без дүрт бала – өч малай, бер кыз үстек. 2010 елда бер туганыбызны җирләдек... Әти белән әни бала хәсрәтен икәү бергә күтәрделәр. Бер-берсенә зур терәк булдылар. Әниебез 2022 елда – 94 яшендә вафат булды. Әле яши иде ул, коронавирус кына харап итте. Алар бергә 70 ел гомер иттеләр, – ди Исмәгыйль абыйның кызы Наилә.

Хәзерге көндә ветеран улы Илдус белән яши. Аңа да 67 яшь инде. Зөфәр исемле улы да читкә китмәгән – гаиләсе белән Лениногорскида яши. 73 яшьлек кызы Наилә дә гел әтисе белән энесе янында. Шәһәрдә торсам да, авылга кайтырга җаен табам, ди.

– 17 ел элек ирем үлеп китте. Менә шулчакта әти-әни җылысы коткарды. Бик авыр чаклар күп булды. Газизләрем мине кайгыртып торды, төпле киңәшләрен бирде. Алар ярдәме белән авыр хәсрәтне җиңә алдым, – ди Наилә апа. – Мин гел авылда инде. Әти белән әнигә игелек кылырга тырыштык. Өчебез дә! Аларга рәхмәтебезне тәрбия белән кайтарабыз.

Исмәгыйль абый исә, 99 яшьтә дип тормый, әле дә хәрәкәттә, әле дә бар эшне үзе эшли икән. Берәүгә дә ялынып тормый, ди балалары.

– Әти даруларны бик эчми. Алар буыны аңа өйрәнмәгән бит инде ул. Әле дә табиб кушкан берәр дару бирсәң, кәгазен кат-кат укый. Шөкер, күзләре дә яхшы күрә, ишетә дә. «Бу җирем авырта», – дип тә зарланмый. Нәрсә пешерсәң, шуны ашый, ризык талымлап утырмый. Газеталарның бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара, телевизор карый. Бөтен ил яңалыкларын белеп тора. Андагы зиһен! Без аңа иптәш кенә, ә ул безгә яшәр өчен көч бирүче, – ди Наилә апа. – Озын гомерле булуының сере нәселдән дияр идең, әби белән бабаем икесе дә бик яшьли вафат булган. Алты туганы да алтмышка да җитә алмыйча үлеп киткән. Әтинең озак яшәвен без Аллаһы Тәгаләдән бирелгән зур бүләк дибез. Барыбыз өчен дә. Әнигә дә терәк булды, безгә дә.

Исмәгыйль абыйны авылдашлары да бик хөрмәт итә. Балалары мәчет картларына рәхмәтле. Бер бәйрәмдә дә игътибарсыз калдырмыйлар үзен.

– Авылыбыз фельдшеры да бик әйбәт. Әти әзрәк кәефсез торса да, аны чакыртабыз. Үзе дә гел хәл белеп тора. Вакытында әтинең сәламәтлеген кайгыртабыз. Әнә шуңа да авырулар куркып тора аннан, – ди Наилә апа. – Быелгы Җиңү көнен әтиебез бик көтте. Парадка да чыкты, котлаулар да күп кабул итте. Хәзер инде аңа түгел, безгә дә бер җылы сүз җитә. Шул сүзләрне кызганмыйча, озак яшәсәк иде әле. Әтиле булып! 73 яшеңдә дә «әти» дия алу бәхетнең иң зурысы инде ул. Аллаһы Тәгаләгә шунысы өчен зур рәхмәт!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре