Питрәчтә яшәүче Айрат һәм Алинә Галләмовлар гаиләсе ялдан кайтканда юл фаҗигасенә юлыккан. Галләмовларның уллары Радмир урында ук үлгән. Ялга Алинәнең әнисе Зөлфия дә тәрбиягә алган ике баласы белән бергә барган була. Кызганыч, 48 яшьлек Зөлфияне табиблар коткара алмый.
– Апабыз Зөлфия Фоат кызы Надеждино авылында укытучы булып эшләде. Ял итеп кайтыйк дип киткәннәр иде. Тәрбиягә алган балаларга да зыян килгән. Аларның берсен палатага чыгарганнар, икенчесе авыр хәлдә, реанимациядә әле, – дип сөйли Зөлфиянең сеңлесе Резедә. – Апамның кызы белән киявебез газиз улларын югалтты. Алинәбезгә тагын да авыр – әнисез дә калды. Безгә дә бик читен. Бу хакта сөйләргә дә авыр. Гаиләбезгә килгән хәсрәткә битараф калмыйча, ярдәм кулы сузган бер белмәгән кешеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Әкренләп акчалар күчә. Хәзер энем Радмир белән апабызның җәсәден туган якка алып кайтасыбыз бар. Ул эшләрдә дә ярдәм итүчеләр булды.
Авыр хәлдә калган гаилә өчен акча җыюны оештырганнар. Күңеле кушканнар Резеда Фоат кызы исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 8 953 402 5227 телефон номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез