Россиядә очучы-сынаучыларның пенсиясенең уртача күләме аена 160 мең сумнан артык. Бу хакта Россия Социаль фонды системасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Агымдагы елның 1 апреленә очучы-сынаучыларның уртача пенсиясе аена 163 120 сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда ул якынча 13 мең сумга арткан, дип хәбәр итә агентлык.
Шул ук вакытта эшләвен дәвам итүче очучы-сынаучыларның пенсиясе уртача 151 034 сум тәшкил итсә, эшләмәүчеләрнеке 167 107 сум.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә уртача пенсия күләме елына якынча 2,5 мең сумга арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез