Газетага язылу

Әгъзам Гобәйдуллин: «Без – күпер салучы»

«Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX – юбилей съезды уңаеннан ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән ирешкән уңышлар, борчыган мәсьәләләр һәм авылның бүгенге хәле турында сөйләштек.

Әгъзам Гобәйдуллин: «Без – күпер салучы»

Әгъзам Саматович, иртәгә «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX юбилей съезды узачак. Җирле үзидарәләр системасында шушы еллар эчендә ирешелгән иң зур казаныш дип нәрсәне әйтәсез? Нәрсәләргә кул җитеп бетмәде?

– 20 ел элек барысын да яңа шартларда башлап, яңа нәтиҗәләргә ирешергә кирәк иде. Ул чагында безгә ярдәмгә программалар килде. Аларның максаты тормыш шартларын яхшырту иде. Бүген республикада иллеләп программа эшли. Илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәрләрдә, районнарда, авыл җирлекләрендә яңа социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, төзекләндерелгән парк һәм скверлар барлыкка килә. Үзара салым программасы кысасында нинди генә зур эшләр алып барылмый. Халык өчен иң кирәкле программалар – юллар төзелеше һәм су белән тәэмин итү, ФАПлар төзү. Бу – муниципалитетларга зур ярдәм. Совет заманында «Авыл белән шәһәр арасындагы киртәне бетерергә кирәк» дигән девиз бар иде. 1990 нчы елларда бу максатларга ирешелмәде, ә менә бүген без, Татарстанда моңа ирештек, дип әйтә алабыз. Авылда бөтен әйбер дә бар. Программаларның барысы да кешеләр өчен.

Хәзер инде тулы ышаныч белән әйтергә була: Татарстанда муниципаль хакимият җитлегеп беткәнен раслады. Без көндәлек идарә итүгә генә түгел, ә кризис шартларында һәм масштаблы үзгәрешләр чорында эшләүгә дә сәләтле икәнлегебезне исбатладык. Бүген тормыш яхшы, тик аны тагын да яхшыртасы килә. Элек авылга юл салсаң, шул җитә иде. Хәзер кешегә барысы да кирәк. Шуңа күрә бүген эшләгәне тарихка кереп кала да, алга таба киләчәкне планлаштыру башлана. Киләчәктәге төп бурычлар арасында – кадрларны ныгыту, финанс тотрыклылыгын арттыру, эшне цифрлаштыру тора. Бу мәсьәләләрне хәл итү Татарстан муниципалитетларына тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

 – Шушы еллар эчендә «Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы» үзе ничек ныгыды?

– 2003 елда, муниципаль реформага күчкәндә, Татарстан 999 авыл, шәһәр һәм район Советларын саклап калды. Без төп кадрларны да югалтмадык, аның нигезен урыннарда эшләү тәҗрибәсе булган профессиональ хезмәткәрләр тәшкил итте. Элекке авыл советы җитәкчеләренең шактый өлеше авыл җирлекләре башлыклары итеп сайланды. Бу муниципалитетларның эшен акрын гына системалы нигездә төзергә мөмкинлек бирде. Шунысын әйтергә кирәк, безнең ведомство барлык министрлыклар белән эшли. Авыл хуҗалыгы булсынмы ул, икътисад мәсьәләләреме, әллә төзелешме, безгә барысы да кагыла. Татарстанның барлык муниципалитетларын берләштереп, бергәләп җирле хакимиятне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышабыз һәм өйрәнәбез, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерлибез һәм анализлыйбыз. Советның төп бурычларыннан берсе – урыннарда туган мәсьәләләрне хәл итү өчен дәүләт һәм муниципалитетлар арасында күпер салу.

 

 

Элек, колхозлар гөрләп эшләп торганда, авыл халкы иң элек хуҗалык җитәкчесенә мөрәҗәгать итә иде. Хәзер авыл ялгыз калмадымы? Җирлек башлыкларының аларга булышырлык мөмкинлекләре җитәрлекме?

– Әйе, ул чагында хәзерге җирлек башлыклары башкарган эшләрнең күпчелеген колхоз рәисе эшли торган иде. Су бетсә дә, урамда карын эттерергә кирәк булганда да, хәтта сәламәтлеге борчып торса да, авыл кешесе аның янына барды. Халыкны борчыган сорауларны, аларның мәшәкатьләрен барысы бергә хәл итә торганнар иде. Авыл советының үзенең вәкаләтләре аз (салым түләүләрен контрольдә тоту, белешмәләр бирү) булды. Реформа башланып, колхоз һәм совхозлар таралуга китергәч, авылларга эре холдинглар килде. Һәм бөтен җаваплылык авыл җирлекләренә күчте. Бүген җирлек башлыкларының вәкаләтләре бик күп. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр алар җилкәсенә төшә. Вәкаләтләрнең барысы да күчүен күчте, әмма финанслаштыру тулысынча хәл ителмәде. Ул чагында безгә шушы киртәне узарга кирәк иде. Россия буенча да тулаем бу проблема бар. Бездә шунысы яхшы: республика җитәкчелеге җирлек башлыкларын ялгыз калдырмады, алда әйткәнемчә, ярдәм итү буенча бик күп программалар эшләнде. Үзәктән бирелгән финансны республика хөкүмәте тулыландырды. Җирле үзидарәләргә бер генә төбәктә дә мондый караш юк. Шуңа күрә бүген җирлек башлыклары авыл территорияләре проблемаларын хәл итүдә халык белән хакимият арасында күпер салучы булып тора.

 

Ара-тирә республика районнарын берләштерү турындагы фикерләр ишетелгәли. Сез бу идеягә нинди мөнәсәбәттә?

– Республика җитәкчелегенең бу теманы гомумән дә күтәргәне юк. Без моны 1964 елга кадәр уздык бит инде. Әйтик, Чүпрәле һәм Буа районнары, Саба һәм Теләче районнары авыллары үзгәреш кичерде. Соңгы елларда кайбер авыллар район үзәге, шәһәр тибындагы бистә статусын алды. Ә бу халыкка уңайлы шартлар тудырыр өчен мөмкинлекләр артуны аңлата. Районнарны берләштерү ни өчен начар? Беренчедән, һәр районның үзенә генә хак үзенчәлеге: икътисады, демографик хәле, инфраструктурасы бар. Икенчедән, берләшү административ аппаратны кыскартуга һәм хезмәтләрне үзгәртүгә китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә бу акчаны янга калдыруга түгел, ә кайбер хезмәтләрнең халыктан ерагаюына китерәчәк, урындагы проблемалар озаграк хәл ителәчәк. Өченчедән, халыкның һәм урыннардагы җәмәгатьчелекнең фикерен тыңлау бик мөһим. Моны уртага салып сөйләшмичә хәл итү халык арасында канәгатьсезлеккә китерергә мөмкин. Кемнедер кем беләндер берләштерергә кирәк икән, бу мәсьәләдә җиде кат үлчәү кирәк. Миңа калса, хәзерге чикләрдә идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында күбрәк уйлау яхшырак булыр.

 

Махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә урыннарда нинди эшләр алып барыла?

– Бүген иң мөһиме – гуманитар ярдәм җыю. Район һәм җирлек башлыклары гуманитар йөкләр җыюны оештыралар, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итәләр, урыннарда проблемаларны хәл итәләр. Үзләре әлеге ярдәмне илтә барган район башлыклары да күп. Кызганыч, яраланып кайтучылар да аз түгел. Мондый гаиләләр дә игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм итүдә халыкның да өлеше зур, авыл халкы бер йодрык булып берләшә алды. Алар җирлек башлыклары кул астында зур эш башкара.

 

Тик шулай да бүген авылның төп проблемасы аның картаюы. Салада яшьләрне ничек итеп калдырып була дип уйлыйсыз?

– Кызганыч, бүген инде бу процессны туктатып булмый. Әлеге проблеманы хәл итүнең бер юлы – җитештерү объектларын авылларга күчерү булыр иде. Кайбер районнарда мондый тәҗрибә бар да. Әйтик, Тәтеш районында вертолет заводының филиалы бар. Лаешта «Казан медик-инструменталь завод» оешмасының цехларын төзиләр. Шунда ук торак та салалар. Якын-тирәдә яшәүчеләр бирегә килеп эшкә урнаша. Әлеге эшләрне тагын да дәвам итеп, арттырып булыр иде, тик аларны башкарыр өчен федераль программалар кирәк. Шуңа күрә, кызганыч, бик теләсәк тә, әлегә авылларның хәлен кискен рәвештә үзгәртү мөмкинлеге юк.

 

Узып бара торган елның төп казанышы дип нәрсәне атыйсыз?

– 2025 елның төп казанышы дип җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын – үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган форматны саклап калуны саныйм. Карагыз әле, махсус хәрби операция шартларында муниципаль хакимиятнең, шул ук җирлек дәрәҗәсендәге хакимиятнең роле ничек үзгәрде? Район һәм авыл җирлекләре башлыклары администратор гына түгел, ә чын тыл командирлары булды. Бу безнең модельнең уңышлы эшләвен дәлилли торган иң яхшы күрсәткечләр түгелме? Кызганыч, кайбер төбәкләр инде бер дәрәҗәле системага күчәргә мәҗбүр. Чөнки аларда авылларда яшәр өчен шартлар юк. Бездә бөтенләй башка вазгыять, шуңа күрә бер дәрәҗәле система безгә гомумән туры килми.

 

Саннар

  • Татарстанда 522 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Аларга 1,5 млн кеше җәлеп ителгән.
  • Татарстанда 3118 торак пункт бар. Аларның 1141 ендә йөз һәм аннан да азрак кеше яши.
  • Бүген авылларда 940 мең кеше яши.
  • Татарстанда 956 муниципалитет бар. Аларның 872 се – авыл җирлеге.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре