«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады
"Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
 Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы исеменнән Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәм – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
 Бүген республиканың муниципаль хакимият органнарында унбиш меңнән артык кеше эшли, бу – шәһәр һәм район, авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, территориаль иҗтимагый үзидәрә активистлары. Көн саен алар территорияләр үсешенең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итәләр, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәльдерелгән масштаблы милли проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда катнашалар. Аларның профессиональ хезмәте Татарстанны илебез дәрәҗәсендә заманча формалаштыруда зур роль уйный.
 Шәһәрләребез һәм авылларыбыз үсешенә зур өлеш керткән һәм киләчәк буынга үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшырган җирле үзидарә органнары ветераннарына рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә.
 Халыкка иң якын булган хакимият органы буларак, җирле үзидарәнең төп бурычы булып халык белән турыдан-туры эшләү булды, һәм бу шулай булып кала да. Бүгенге көндә барган махсус операция шартларында һәр кешенең күңеленә үтеп керә алу бигрәк тә актуаль булып кала. Республиканың барлык муниципалитетлары, җирле хакимият органнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга гуманитар ярдәм оештыруда, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә зур эш алып баралар һәм Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәләр.
 Хөрмәтле хезмәттәшләр! Муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының бердәм эшләве һәм республика җитәкчелегенең системалы ярдәме нәтиҗәсендә, Татарстанның шәһәрләре һәм районнары, авыл җирлекләре елдан-ел яхшы якка үзгәрә. Халыкның тормыш сыйфатын үстерү һәм уңайлыкларын арттыру безнең төп максатыбыз!
 Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә халыкка фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, чиксез энергия, һәр башлаган эшегездә уңышлар юлдаш булуын телим, халыкның ышанычы эшегездә зур терәк булсын!" – диелгән котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез