Ел башыннан бирле Татарстанда 59 кеше, шул исәптән 5 бала суда һәлак булган. Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Регина Гаязова әйтүенчә, 9 сентябрьгә республика сулыкларында барлыгы 72 куркыныч очрак теркәлгән. Узган елдагыдан 19,1 процентка кимрәк сан бу. 25 кешене, шул исәптән 6 баланы коткаруга ирешелгән.
Коену сезонына килгәндә, быел 43 кеше, шул исәптән 2 бала суда батып үлгән. 12 кешене (өчесе – бала) су коенганда үлемнән коткарып калуга ирешелгән. Белгеч сүзләренә караганда, судагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тиешсез урында коену.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез