Газетага язылу

Җәй төсе: ял итәр өчен ерак барып йөрисе юк

Августка аяк басабыз. Тик җәй бетә дип кәефсезләнергә ашыкмагыз. Татарстанда җәйнең соңгы ае җылы истәлекләргә бай булырга охшаган. Туристлар да шул фикердә.

Җәй төсе: ял итәр өчен ерак барып йөрисе юк

Ялны оештырырга ярдәм итә торган сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, Татарстан – ил төбәкләре арасында августта гаилә белән рәхәтләнеп ял итү өчен иң яхшы урын. Быелгы җәйнең бер үзенчәлеген дә әйттеләр: республикада су буйлап сәяхәт итүчеләр саны арткан. Эшләрне бер читкә куеп, бергәләп ял итәбезме?

Ай, җаныем, су юлы

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, быел республикада җәй бик актив уза.

– Татарстандагы туризм үзәкләре гөрләп тора: Казан, Болгар, Зөя шәһәр-утравы, Чистай, шулай ук Лаеш, Арча, Кама Тамагы, Тәтеш районнары яхшы үсеш күрсәтә, – диде ул. – Шул исәптән туризм инфраструктурасы да үсә. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасында шәһәр яны туристлык базалары, ягъни глэмпингларда урыннар арта. Быел шундый 87 кечкенә йорт кулланылышка тапшырылды. Ел ахырына кадәр тагын 80 ен әзерләп бетерергә ниятлибез. Бу – туристлар арасында бик популяр юнәлеш.

2022–2025 еллардагы җәйге сезонда Татарстанда 5,9 миллион турист кунак булган. Әлеге күрсәткеч буенча без – ил күләмендә җиденче урында. Бездән алда – Краснодар крае (31,8 миллион кеше), Мәскәү өлкәсе (25,5 миллион), Мәскәү (20,9 миллион), Ленинград өлкәсе (17,7 миллион), Санкт-Петербург (14,6 миллион) һәм Кырым (8,6 миллион).

Татарстанны су буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге өчен дә яраталар икән.

– Бу елның 27 июленә алынган мәгълүматларга караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Татарстанда елга буйлап хәрәкәт итүче пассажирлар саны 8 процентка арткан. Быелгы сезон башланганнан бирле 218 меңнән артык кеше безнең хезмәтләрдән файдаланган. Аерым алганда, Казан–Зөя шәһәр утравы–Казан маршруты буенча – 43 меңгә якын пассажир, Казан–Болгар–Казан маршруты буенча 35 меңнән артык пассажир йөргән, – диде ул.

«Татарстан флоты» генераль директоры Роман Лизалин әйтүенчә, яңа маршрут та су буйлап сәяхәт итәргә яратучыларның күңеленә хуш килгән. «Билгеле булганча, бу елның 1 маеннан Казан белән Чаллы арасында яңа маршрут ачылды. Ул республиканың башка шәһәрләрен – Чистай, Алабуга һәм Түбән Каманы да колачлый. Әлеге маршрутка карата кызыксыну зур. Халык аннан транспорт чарасы буларак көннән-көн күбрәк файдалана, туристлар да күп. Сезон башланганнан бирле бу юлдан 6,5 меңнән артык пассажир узды», – диде җитәкче.

Роман Лизалин сүзләренә караганда, бу – тарихи проект. «Без 30 еллык тәнәфестән соң Чулман елгасы буйлап югары тизлекле судноларда пассажир маршрутларын кире кайтардык», – диде ул.

Сүз уңаеннан, башкаладан «Метеор»лар һәр атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә, автокаладан – шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кузгала. Юл 6 сәгатькә якын вакыт ала. 1 августтан маршрут расписаниесенә үзгәреш керәчәк. «Бу көн яктылыгы кыскаруга бәйле», – дип аңлатты Роман Лизалин.

«4,5 миллионнан ким булмасын»

Татарстанда августта узачак зур чараларга су юлы буйлап та, коры җирдән дә барып булачак.

Болгарда, мәсәлән, 8–9 августта «Изге Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узачак. «Безнең өч еллык тәнәфес булды. Аның каравы яңа көч һәм программа белән кабат әйләнеп кайтабыз», – дип сөйләде журналистларга фестивальне оештыручы Алексей Кокурин. Чарага килүчеләр рацарьлар турнирын күзәтеп кенә калмыйча, халык сәнәгате һөнәрләре ярминкәсендә, төрле мастер-классларда да катнаша алачак. «Болгарда Россиядән һәм чит илләрдән иң көчле баһадирлар киләчәк. Безнең өчен тарихны гәүдәләндерү генә түгел, ә аерым бер мохит тудыру да мөһим», – ди оештыручы. Чараның хедлайнеры – «Чичерина» төркеме.

Рок-музыка яратучыларны Чистайда көтәләр. Биредә 8 августта «Рок берега» IV музыка фестивале узачак. Кунаклар өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән төркемнәр чыгыш ясаячак. «Музыкаль марафон шәһәрнең үзәк мәйданында 10 меңнән артык тамашачыны һәм бөтен дөнья буйлап яшәүче йөз меңнән артык онлайн җанатарны җыячак», – диде Чистай районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Япаева. Фестиваль мәйданында интерактив мәйданчыклар, балалар күңел ачу, гастрономия зоналары эшләячәк, конкурслар һәм бүләкләр уйнату узачак.

Җәй ахырында исә кунакларны «Крутушка» халыкара этник мәдәният фестивалендә көтәләр. Быел ул 21–23 августта узачак. «Фестивальнең төп максаты җанлы аралашу өчен мохит булдыру. Катнашучылар өч көн дәвамында чатырларда яшәячәк. Программада – җыр-бию, уеннар һәм, әлбәттә, төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннанрак танышу мөмкинлеге», – диде чараның оештыру комитеты рәисе Лариса Бикмуллина.

Аның әйтүенчә, фестиваль 2009 елдан бирле үткәрелә. «Шуңа күрә ул төрле буын һәм төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыю урынына әверелде», – диде ул. Бәйрәмдә җырлап-биеп кенә калмыйча, төрле милләт вәкилләренең аш-сыйларын да татып карап булачак. Пешекчеләр иң тәмле ризыкларын ачык һавада пешерәчәк. Истәлеккә исә бәйрәмнән элеккеге фотоаппаратка төшерелгән фото алып кайтып китәргә мөмкин булачак.

Сергей Иванов сүзләренә караганда, бүген тармакта торган төп бурыч – республикага килүче туристлар санын саклап калу. Билгеле булганча, былтыр Татарстанда 4,5 миллион турист кунак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 200 мең кешегә күбрәк. «Алда торган бурычларны хәл итүдә, шул исәптән, бездә уза торган фестивальләр дә ярдәм итә», – дип бергәләп күңел ачарга чакырды Сергей Иванов.

Ялны оештырырга ярдәм итә торган сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, Татарстан – ил төбәкләре арасында августта гаилә белән рәхәтләнеп ял итү өчен иң яхшы урын. Белгечләр ялның сыйфатын, юл һәм яшәү бәясен чагыштырган. Әлеге исәп-хисаптан күренгәнчә, Татарстан кунакханәләрендә һәм арендага алган фатирларда бер төн кунып чыгу бәясе уртача 9 мең сум тора. Авиабилет бәясе – уртача 11,5 мең сум. Республикага туристлар гадәттә биш төнгә килә.

Кызу чак

Җәйне файдалы да, күңелле дә итеп үткәрергә теләүчеләргә ерак барасы да юк. Ишегалды уеннары, авылларда лагерьлар, парк һәм скверларда гаилә бәйрәмнәре, бию кичәләре… Республикада «Татарстанда җәй» проекты дәвам итә. Проектның рәсми сайтында 4 меңнән артык чара урын алган, үзеңә ошаганын сайлап кына ал!

Шушы көннәрдә «Татарстанда җәй» проекты кысасында Арча районының Яңа Кенәр авылында халык уеннары узган. «Бәйрәм мәйданы төрле яшьтәге кешеләрне үзенә җәлеп итте: балалар уеннарда катнашса, өлкән буын вәкилләре күңелгә якын җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял итте», – дип хәбәр итә район басмасы. Саба районының Кече Шыңар авылында урам бәйрәме үткәргәннәр. «Көндәлек мәшәкатьләр белән һәрвакытта да менә шулай күңелле итеп аралашып булмый. Бәйрәмгә килүчеләр үзләренең яшьлекләрен искә төшерде, яраткан җырларын җырлады, яшьлек уеннарын уйнады. Уен-көлке, җыр-бию кич буе тынмады. Ахырда барлык кунакларны кайнар чәй һәм, әлбәттә, коймак белән татлы өстәл көтте», – дип хәбәр итәләр районнан. Нурлаттагы «Гаилә» скверына «Балачак корабы» төшкән, ә Урыссу бистәсендә «Чиксез дуслык» хөкем сөргән.

Билгеле булганча, «Татарстанда җәй» республика программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкьдиме белән 2025 елда башланды. Бергәләп күңел ачу, аралашу, ял итү өчен җәй генә дә җитмәде, проект кыш көне дә эшен дәвам иттерде. Ике сезонда проект кысасындагы чараларда 650 меңнән артык кеше катнашкан.

– «Татарстанда җәй» республика программасы халыкны мәдәни тормышка җәлеп итүнең мөһим чарасына әверелде. Республикада җәй масштаблы, җанлы булып уза, – диде бу уңайдан Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов.

Проектның мөһим юнәлеше – «Күрше» фестивале. Ул «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора һәм яңартылган иҗтимагый киңлекләрне төрле вакыйгалар белән баету, бирегә бәйрәм рухы өстәүне күз уңында тота. Бер генә сан: биш елда Татарстанда 6 меңгә якын ишегалды танымаслык булып үзгәрде. Бәйгенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Күршеләр һәм барлык кунаклар өчен 200 дән артык чара исә сентябрьдә дә дәвам итәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль МАКС мессенджерындагы шәхси битендә «Татарстанда җәй» проекты кысасындагы чараларда катнашырга чакырды. «Һава торышы үзгәрә – бу атнада эсселек кими, әмма җәй әле тәмамланмый һәм вакытны саф һавада файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга мөмкин. Республикабыз шәһәрләрендәге паркларда һәм җәмәгать урыннарында көн саен «Татарстанда җәй» проекты кысасында спорт, иҗади һәм креатив чаралар уза. Барыгыз, катнашыгыз. Проект кысасында 5 меңнән артык чара узды. Гаиләләрегез, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез. Ялларыгыз файдалы үтсен!» – дип язды Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре