Газетага язылу

Әйдә инде, авылдаш

Ике шешә аракы алырга дип, кибеткә чыккан идем. Аракы сүзен ишеткәч, үзен зыялыга санаучылар тиргәшергә дә мөмкин инде.

«Язучы! Аракы сатып ала!» – дип әйтергә. Ни дип җаваплыйм инде? Әйе, язучы ул әле багана тишеге дә чокый, җир дә сөрә, сарай да ясый... Аракы алу мактаулы күренеш түгел, әлбәттә. Тик бөтен нәрсә кыйммәт чорда кайберләрен арзанайтасы, «бер ярты»га эшләтәсе килә. Ә ул кайвакыт ике шешә булып китә... 

– Я, кайсыгызның чираты? – ди кибетче, безнең өстән күз йөгертеп. Авыл хатыннары үзара гәпләшеп басып тора инде. Һәм мин. Карашы миңа туктала.

– Кызлар алсын, – дим мин.

Кызлар миңа каршы төшәләр:

– Ир кеше алып китсен...

– Тем более язучы, – ди берсе. – Аны чиратта тотасыңмыни?

Кызларның берсе бөтенләй көтелмәгән тема ача:

– Марат абый, ә «Кайту»ны каян алдырып була?

– Ул бит электрон вариантта, – дип акланам. – Интернеттан инде.

Ә авылдаш үзенекен итә:

– Кәгазь варианты кирәк. Безнең өчен генә...

Аны башкалар да элеп ала:

– Ну, кыен безгә электрон вариантта уку, Марат абый...

Мин үземчә уйлаган булам инде, электрон вариантта укуның бер кыенлыгы да юк, дим. Ул хәтта кәгазь китаптан да яхшырак әле. Төнлә дә укырга мөмкин. Беркемгә бер зыяны тими. Хәтта тавыш белән уку мөмкинлеге дә бар... Соңыннан аңлыйм инде үземнең ялгышуны. Син нәрсә турында сөйлисең? Мондый җайланмалар 10–20 мең сум тирәсе тора. Кем ала андыйны... Электрон китап турында сөйләгәндә кеше телефоннан укып була торган әйберләр турында әйтә бит. Минекеләр телефоннан да әйбәт укыла. Яхшы программа гына табарга кирәк.

– Кәгазьдә чыгарып булмыймы соң?

Була. Алар чыгып та тора бит инде. Хәтта туктаусыз рәвештә дип әйтергә мөмкин. Тик аларны һәрвакыт алып торалар. Кеше укыган өчен язам бит инде...

– Гафу итегез инде, кәгазь китапларның күбесе үземдә дә юк... – дип акланам.

Чынлап та шулай. Күп очракта мин үз китапларымны үзем дә эзләп йөрим һәм, гадәттә, бик зур бәягә сатып алам. Акча жалкы түгел – иң яраткан язучымның китаплары бит...

– Хет безнең өчен... Авылдашларың өчен... – диләр теге ханымнар. – Без аларны сатып алыр идек. Без чиратлашып булса да укыр идек.

– Хет авыл китапханәсенә... Берничә данә генә...

Китапханә турында уйларга кирәк. Җибәргәнем бар инде минем. Тик ул китаплар ярты юлда таралып бетә торгандыр. Үз кулың белән тапшырырга кирәк икән. «Менә бу китаплар сезгә, авылдашларым! Укыгыз рәхәтләнеп», – дип әйтергә. Тик ул китапларны миңа нәшрият бирми. Урындагы хакимият тә алырга атлыгып тормый. Шулай булгач, фәкать үз акчама алып кайтып кына бирә алам. Юк, әле аның анысы да катлаулы икән... «Зарарсыз әдәбият» икәнен исбатларга кирәк... Әллә ничә җирдә пичәт суктырырга...

Теләгән һәр кешегә кәгазь китап итеп чыгарып бирерлек нәшриятың булсын иде, ди уйлыйм мин. Хет үзеңнең туган авылыңда булса да китапханә оештырасы иде. Анда минем китаплар булсын. Һәм мин яратып укыган язучылырныкы. Бер карасаң, бу бик кыен да түгел инде. Теләк кенә кирәк. Һәм акча гына. Акча... Гына... Бу заманда акча беркайчан да «гына» була алмый. Чөнки мин татар гына. Гади язучы гына.

Шулай уйланып кайтканда кылт итеп ниндидер фикер туа.

Менә мин ике шешә аракы алып кайтып киләм. Мин аны дөньяның бөтен почмагында да ала алам. Ә үз китапларымны ала алмыйм. Хәтта сатып та. Бер мин генә түгел, бөтен язучы да шундый.

Шулай булгач, татарча китап укучылар бүген аракы эчүчеләрдән дә түбәнрәк хәлгә куелган сыман булып тоела.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре