Аюлар авылдагы малларга ташланган

Ана аю, баласын ияртеп, Белорет районының Усмангали авылына килгән. Килеп кенә калмаган, алар малларга зыян салырга өлгергән: бер хуҗалыктагы ике сарыккка ташланганнар. Бу хакта "Өмет" басмасы хәбәр итә.

Бу хәлдән соң әлеге авылда яшәүче  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Вконтакте” социаль челтәрендә хәбәр итеп, чара күрүләрен үтенгән.

“Моңарчы да аюлар авыл тирәли йөрде, вакытында чаралар күрелмәде, бәла буласын көтәләр, бу урамнарда балалар йөри”, – дип язган хатын.

Авылда яшәүчеләрнең берсе аюларны видеога төшерергә өлгергән. Анда көпә-көндез авыл урамында аюлар йөргәнен күрергә була.

Шунысын да әйтергә кирәк: бу хәл  халык күп йөри торган Уфа–Белорет–Учалы трассасында урнашкан авылда булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре