Акча аяк астында. «ВТ» журналисты базардагы бәяләрне белеште

Быел яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бик сөендермәде. Алма, чия бөтенләй юк дип тә зарланучылар бар. Әмма шулай да үз бакчасында үскәнне башкалар белән бүлешүчеләр дә юк түгел. «ВТ» журналисты базардагы бәяләрне белеште.

Таһирә Зыятдинова Казанның Үзәк базарына (халык телендә Колхоз базары)  Питрәч районының Шәле авылыннан ук килгән. Йомырка да сата, кыяр тозлаучыларга дип укроп, карлыган яфрагы да алып килгән. Мин килгәндә сарымсагы да ике генә баш калган иде.

– Бүген сату яхшы булды. Йөз йомырка алып килгән идем. Унысы гына калды. Дистәсен 130 сумнан саттым. Кыяр тозларга дигән  җыелманы  20не әзерләгән идем. Икесе калды. Аның берсен 50 сумнан бирдем. Сарымсакны килолап түгел, данәләп сатам. Алай кыйммәткәрәк чыга. Авылда килосы 250 сум булса, мин унысыннан 300 сум акча эшләп алдым, – ди ул.

Аның янында Лаештан килгән Фирая апа карлыган сата. Кызылы да бар, карасы да.

– Быел кеше карлыган юк диеште. Бакчага чыгып карасам, бездә дә – шул хәл. Өй артындагы 3 карлыганны карамаган идем. Ботакларын ачып җибәрсәм, бармак башы кадәр эре үзләре, сыгылып беткән. Сорты шундый. Башта бабай белән икебезгә ике өч литр кайнатып куйдым да монда алып килдем. Килосын 500гә сатам. Алалар, – ди ул.

«Җиңү проспекты» базарында бәяләр бераз аерыла. Монда бар нәрсә 20–30 сумга кыйммәтрәк йөри икән.  Читтәрәк кенә утыручы абзыйга күзем төште. Берәүне дә кыстамый, сканворд чишеп утыра. Крыжовник сата.

– Үзебез яратмыйбыз. Шуңа сатарга булдым. Стаканына 150 сум сорыйм. Сирәк булса да, алучы бар. Иртән килгән идем инде. Көнозынга 10 литрлы чиләкне сатармын әле. Тагын 4 кенә стакан  калды, – ди ул.

Үзен Илфат дип таныштырган бу абзый биш ел элек пенсиягә чыккан. Әле эштән җибәрәселәре дә булмаган, 70ем тулгач киттем инде, ди. Чиләгеннән бер-ике уч крыжовник алып бирде. Бик кыстагач, ашап та карадым. Тәмле, төсе яшькелт булса да, баллы үзе.

Базарда ни генә юк. Төргәге белән мәтрүшкә дә саталар, гөлләр, бакча чәчәкләре дә тезелеп киткән. Түндербашка кадәр җыеп алып килгәннәр. Аның башларын өзеп саталар. Бер стаканына 50 сум сорыйлар.  «Акча аяк астында», – ди сатучысы. Бакча помидорының бәяләре «тешли». Берәүләр килосын 350 сумга сатса, икенчеләр, 500 сум, ди. Менә шундый хәлләр.

Базар бәяләре (килограммнарда, сумнарда)

Кура җиләге – 450–650

Алма – 200

Чия – 450

Төче чия – 400–420

Кара җиләк – 450

Карлыган – 500

Помидор – 100–500

Кыяр – 100–150

Борыч – 100–130

Абрикос – 100–150

Персик – 250–300

Яңа бәрәңге – 45–55

Кишер – 35

Суган – 35–50

Сарымсак – 250–300

Укроп, суган, петрушка, салат яфрагы  (төргәге) – 30–50

Бөтнек, мелисса (төргәге) – 50

Мәтрүшкә – 80–100

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре