Акча дәваламый: социаль пакетны 1 октябрьдән соң алып булмаячак

Башта җиде кат уйла! Сәламәтлек сагында торган белгечләр социаль пакеттан баш тартырга җыенган кешеләргә әнә шундый киңәш бирә. Саулыгың какшаса, аякка басу өчен социаль пакет урынына сайланган акча гына җитмәячәк, дип кисәтә алар.

Билгеле булганча, федераль ташламалардан файдаланучылар социаль пакет алырга хокуклы. Ул бушлай дарулар белән тәэмин итүне күздә тота. Аннан баш тартучылар исә акчалата компенсацияне сайлый ала. Аның күләме 1331,60 сум тәшкил итә. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген Татарстанда ташламага ия 350 мең чамасы кеше исәпләнә. Шуларның нибары 40 проценты гына социаль пакетны сайлаган.

Алабугада яшәүче Фәния Вәлиуллина да бу мөмкинлектән баш тартып, акчасын гына алып караган булган. Әмма күп тә үтми, бу карары өчен үкенергә туры килгән аңа. Диспансеризация узганда, табиблар аның күкрәгендә яман шеш барлыгын ачыклый. Күз авыруы белән болай да икенче төркем инвалидлыгы булган Фәния апаны аяктан ега бу хәбәр.

– Күзгә бик көчле дарулар салып торам. Шуны алганда аз булса да ярдәме булыр дип, социаль пакет урынына акчалата компенсацияне сайлаган идем. Һич уйламаганда җитди чир таптылар. Шунда социаль пакетны сайлыйсы калган икән дип бик нык үкендем. Шуннан бирле бу мөмкинлектән баш тартканым юк, – ди ул.

Табиблар да социаль пакеттан баш тартуны зур хата дип саный. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов фикеренчә, яман шеш белән күзгә-күз очрашкан кеше бу мәсьәләдә аеруча сак булырга тиеш.

– Еш кына кеше яман шешне җиңдем дип тынычлана да социаль пакеттан баш тарта. Күп тә үтми, онкологка килеп тикшерелгәннән соң, мәкерле чирнең кабаттан баш калкытканы ачыклана. Әмма ничек кенә теләсә дә, бу елны инде ул социаль пакеттан файдалана алмаячак. Ә яман шешне яңадан баш калкыткан чорда дәвалау күпкә кыенрак һәм кыйммәткәрәк төшә. Ник дигәндә, вакыт узган саен, яман шеш күзәнәкләренең төзелеше дә үзгәрә. Шул рәвешле моңа кадәр кулланылган дәвалау алымнарының да файдасы тими башлый. Шуңа күрә юклы-барлы акчага алданып, социаль пакеттан баш тартканчы, кат-кат уйларга кирәк, – ди табиб.

Йөрәк авырулары булган кешеләргә дә кагыла бу. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким шулай дип кисәтә.

– Йөрәк авырулары, гадәттә, үзләре генә түгел, башка җитди чирләр белән янәшә йөри. Шуңа күрә яман шеш, шикәр чиреннән интеккән кешеләрне еш кына безнең бүлеккә күчерергә туры килә. Йөрәк авыруларын дәвалау өчен яңадан-яңа препаратлар чыгып тора һәм алар бик кыйммәт. Социаль пакет урынына сайланган акчалата компенсациягә генә аларны сатып алып булмый, – ди табиб.

Социаль пакет алу яки аннан баш тарту турында карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Әгәр кеше узган елларда да социаль пакеттан файдаланган булса, быел аңа каядыр барып, яңадан документ тапшырып йөрергә кирәкми. Аның гаризасы автомат рәвештә озайтылачак.

Әгәр моңа кадәр ул акчалата компенсация алып, быел социаль пакеттан файдаланырга карар кылган булса, аңа Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тагын шунысы да бар: социаль пакеттан баш тарткан кеше, кире уйлап, аны яңадан алырга теләсә, 1 октябрьдән соң инде моны эшләү мөмкин булмаячак. Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына ала алачак ул.

Социаль пакет турында кыскача

  1. Кемнәр алырга хокуклы?

– Барлык төркем инвалидлар;

– хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар;

– Бөек Ватан сугышында катнашканнар, Ленинград блокадасы корбаннары.

  1. Ни өчен мөһим?

– Хроник авыруларны дәваларга ярдәм итә;

– кыйммәтле дарулар бушлай бирелә;

– кешенең кисәк кенә сәламәтлеге начарланганда ярдәм итә.

  1. Аннан баш тарту ник отышсыз?

Еллык түләү – 15 975, 60 сум.

Ә җитди чирләрне дәвалау шушы суммага төшә:

- шикәр чире – 303 000 сумга кадәр

- психик авырулар – 355 500 сумга кадәр

- яман шеш – 900 000 сумга кадәр

  1. Ел саен социаль пакет алып килгән булсаң...

Быел гариза язарга кирәкми.

  1. Узган елны баш тартып, быел кабат социаль пакетны сайласаң...

Быел 1 октябрьгә кадәр Россия Социаль Фондының Татарстан бүлегенә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга кирәк.

  1. 1 октябрьдән соң кире уйласаң...

Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына кабат алып булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре